Бик яратма артык беркемне дә,
Үз-үзеңне ярат иң элек.
Сине якын күреп яшәсеннәр,
Кадереңне синең бик белеп.
Күп ишетмә, бик күп күрмә
Сукыр, чукрак бул кайвакыт .
Кеше сүзләренә бик ышанма,
Дөрес булмый алар hәрвакыт .
Кире кайтма киткән җирләреңә ,
Яхшы җирне ташлап китмиләр.
Бер саткан кеше тагын сата,
Чын дус булган алай итмиләр.
Ялынма синнән киткәннәргә,
Кире кайт дип, елап, ялварып.
Сүзеңдә кал, авыр булганда да,
Үз- үзеңә көчләр син табып.
Күз яшеңне күрсәтмә беркемгә дә,
Эчләреңдә утлар янса да.
Көчле бул, сынма, сыгылма да,
Нинди генә авыр булса да.
Яшә җаның үзең теләгәнчә,
Беркемнең дә синдә эше юк.
Синең язмыш-синең гомер генә,
hичкемнең дә анда хакы юк .
Әлфия Юсупова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев