🤲 Бисмиллаһ...
ӘБеҖӘДе ҺӘҮҮӘЗ ХҮТТЫЙ КӘЛӘМӘН СӘГФӘСЪ КАРАШӘТ СӘХХАЗ ДАЗАГА. /10 тапкыр укы!
✔ Догасы:
🤲 ӘБеҖӘДе ҺӘҮҮӘЗ ХҮТТЫЙ КӘЛӘМӘН СӘГФӘСЪ КАРАШӘТ ЗАҺИДУЛЛААҺ ФӘТИГ’ЫЙЛӘ КӘЗМИКӘ ӘХСӘНҮЛЛААҺ. ХАЛИКӘН ЙӘӘ РАББИЛ ГӘӘЛӘМИИН.
✔ ӘБҖӘД – ӘБеҖӘДе –сүзе
гәрәп алфавитының беренче 4 хәрефеннән барлыкка килгән: Әлиф, Би, Җим, Дәл.
ӘБҖӘД исәпләве буенча 1-дән 1000-гә кадәрге барлык саннар 28 хәрефле комбинацияләр ярдәмендә белдерелә ала. Ул 28 хәрефнең тәртибен истә калдыру өчен 8 сүзгә берләштергәннәр:
⃣ ӘБеҖӘДе (1, 2, 3, 4),
⃣ ҺӘҮҮӘЗ (5, 6, 7),
⃣ ХҮТТЫЙ (8, 9, 10),
⃣ КӘЛӘМӘН (20, 30, 40, 50),
⃣ СӘГФӘСЪ (60, 70, 80, 90),
⃣ КАРАШӘТ (100, 200, 300, 400),
⃣ СӘХХАЗ (500, 600, 700),
⃣ ДАЗАГА (800, 900, 1000).
Искәрмә:
бу саннар гәрәп тексты белән язылган китапта гәрәп саннары белән бирелә.
✔️ ӘБҖӘД ТӘФСИРЕ
Пәйгамбәребезﷺ әйтте:
✍️ “Ни үкенечтер шундый гавәмгә (халыкка) – белмәде ул Әбҗәд тәфсирен”.
Бу Әбҗәдне бу урынга куймак 2 төрле файда өчен:
1. Бу Әбҗәд бәгзе галимнәрнең бәяненә караганда, Аллаһ Тәгаләнең 5 Пәйгамбәргә иңдергән сүзе буладыр.
2. Хисап сан гыйлемен белү бик тиешле булганнан, балаларга җиңел рәвештә өйрәтү өчендер. Аның өчен гәрәп хәрефләренең һәркайсысы гыйлем-хисап гыйлемедер. Мәсәлән, Әлиф – 1 гәләмәт, Би – икенче, Җим – өченче гәләмәттер...
✔️ БИК КИРӘКЛЕ КӘЛИМӘЛӘР
Бу Әбҗәд бер файдадан буш булмас. Ошбу кирәкле нәрсәләрне бәян иткәч, баланың зиһене хәрефләр белән дуслангач, аларга яхшы сүзләрне җыеп укытырга өйрәтү өчен ошбу киләчәктәге күркәм сүзләрне язган.
Ул сүзләр һәркайсыбызга бик кирәкле 6 кәлимәләр дип аталалар:
1️⃣ Кәлимәти имән,
2️⃣ Кәлимәтит тәүхиди,
3️⃣ Кәлимәти раддилкүфри,
4️⃣ Кәлимәтәл истигфәри,
5️⃣ Кәлимәтит тәмҗиди,
6️⃣ Имәнүм мүфәссалән,
✔️ ОШБУ КӘЛИМӘ-И ТАИБӘНЕҢ БӘРАКӘТЕ
Пәйгамбәребезﷺ әйткән:
✍️ “Бер мән (кеше) бу Әбҗәдне биш вакыт намаз соңында укыса, бирер Аллаһы Тәгалә ул кешегә: 1000 рәхмәт, 1000 мәгърифәт; 1000 бәракәт иңәр кич үә көндезен һәм Үзенең ярдәмен җиткерер.
✍️ Бер кеше укыса ул Әбҗәдне хаҗ өстәп, Аллаһы Тәгалә” бирер ул кешегә фарыз хаҗ савабын үә нәфел хаҗ савабын.
✍️ Бер кеше укыса ул Әбҗәдне хәләл мал тапмак өчен, Аллаһы Тәгалә бирер ул кешегә малны хисап кылмаган урыннан.
✍️ Бер кеше укыса ул Әбҗәдне угыл өстәмәк өчен, бирер Аллаһы Тәгалә Ул кешегә хәерле, изге булучы угылны. Әәмиин.”
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1