Авылым мәзәкләре
ТАГЫН ҮЛМӘГӘН...
Һәр авылның үзенә күрә берәр мәзәк кешесе була. Шундый авылдашы хакында бер якын танышым сөйләде.
Бу егетне кызык дип тә, кызганыч дип тә әйтеп булмыйдыр, мөгаен, чөнки ул эчмәгән чагында сүзгә саран гына гади бер егет булса, эчеп алгач, «үләм», дип ата-анасын, туганнарын куркытып, аякка бастыра икән. Баштагы мәлләрдә якыннары аны үлә күрмәсен дип саклап торганнар, аннан инде ялыкканнар, кул селтәгәннәр. Ә бу егет эчеп алган саен бау ала да урманга асылынырга китә икән. Айныгач, тынычланып кире өенә кайта, ди.
Бердәнбер көнне күрше-тирә көтү каршыларга чыга, алар арасында теге егетнең сеңлесе дә була. Күрәләр, егет бавын тотып, урманнан кайтып килә икән. Сеңлесе аны күргәч: «И Аллакаем, тагын үлмәгән, кеше көләр инде», – дип көрсенеп куйган ди. Аның үзенчә: «Нигә болай кеше көлдереп йөри инде», – дип әйтәсе килгәндер дә, тик кайвакыт тел акылга буйсынмый шул.
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫ БЕЛГӘН
«Татар булуың беләнмени, татарның тарихын, аның данлыклы шәхесләрен белмәгәч», – дип Әлфидә ирен тирги икән. Ире урыс мәктәбендә укыган, татарча әйбәт кенә сөйләшсә дә, «Әдәбият», «Татар теле» кебек фәннәрне укымагач, күп нәрсәне белмәгән.
«Син бит хәтта Габдулла Тукайны да белмисең», – дип тиргәгән бер көнне. Моны ишеткәч, иргә җан керә: «Нишләп белмим, беләм «Габдулла Тукай»ны, ул бит Иделдә йөри торган теплоход. Безнең авыл янындагы пристаньга туктаганда, аның буфетына кереп лимонад ала идек», – дигән Тукайны белүенә сөенеп. Менә сиңа мә! Калмаш елгасында теплоходлар, пароходлар йөзмәгәч, мин «Габдулла Тукай» исемендәге теплоход барлыгын белми идем...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев