Бу дөньяда яшәүләре авыр
Түзем,сабыр,исән булыйк без.
Ни телисең.бар да бар бит хэзер.
Раббыма рәхмәтләр укыйк без.
Тормышлар да бәрәкәтле булыр
Раббым күңелләрдән чыкмаса!
Гамәл кылыйк,изге эшләр эшлик
Бер-беребезне зурлыйк булмаса.
Имин еллар,хәләл ризык белән
Гомерләрдә тыныч үтсә иде.
Кыйбла уңаена кул күтәреп.
Дога кылу ярдәм итсә иде.
Иман нуры балкыр йөзләрдә.
Гөнахлар да төшәр иңнәрдән.
Фәрештәләр Амин диеп торыр,
Ышанычлар ныклы булганда!
Хәер,дога,намаз-оҗмах ишеге
Гыйбадәт кылып кал,әй,кешем!
Бисмилла әйтеп,коръән алып кулыңа
Туктатып тор булган бар эшең!
Рәхмәтләребез чиксез Сиңа Раббым!
Исәпсез-хисапсыз шөкер без.
Барлыгыңны берлегеңне тоеп
Рәхәтлектә гомер итик без!!!
//Гөлназ Даутова
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев