🍃Иң элек 200-250 гр атланмайны коры табада өй температурасында эретэм. Аңа 2 аш кашыгы шикәр комы, уксуста сүндерелгән ярты чәй кашыгыннан күбрәк чәй содасы, он салып, камыр ясыйм.
🍃Камырны кул белән уам, камыр валчыклары хасил була. 1 чәй тәлинкәсенә камырны аерым алып куям, чөнки пирогның өстенә сибәргә кирәк булачак.
🍃Хәзер камыр өстенә җәяргә эремчек әзерлибез: Ярты кг эремчеккә 3-4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ванилин, бер уч йөзем салып, яхшылап болгатабыз. 🍃Өстенә чәй тәлинкәсенә алып куйган камырны сибәбез.
🍃10-15 минут кабартабыз һәм кызу духовкага тыгып пешерәбез.
Тәмле булсын!!!!
Рецепт авторы Эльфинэ Ризванова🌹
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев