Кайберәүләр: "Ул фарыз", – дип әйттеләр, башкалар: "Ул сөннәт", – диделәр, шунда Губәдә бине Самит: "Мин Аллаһ илчесенең ﷺ: “Минем яныма Аллаһтан, тәбәракә үә тәгалә, Җәбраил килде, аңа сәлам булсын һәм: "Әй Мөхәммәд! Дөреслектә, Бөек һәм Кодрәтле Аллаһ сиңа болай диде: “Дөреслектә, Мин синең өммәтеңә биш вакыт намазны фарыз кылдым. Кем аны тәһарәт белән, үзенең билгеләнгән вакытында, сәҗдәләрен җиренә җиткереп үтәячәк, дөреслектә, Мин аңа, шул намазлары сәбәпле, аны Җәннәткә кертәчәкмен дип сүз бирәм. Ә кем Мине санап кителгәннәрдән нәрсәне дә булса үтәмәгән килеш очратса ( яки бу сүзләргә охшаш нәрсәдер әйтте), аның өчен Миндә вәгъдә юк: әгәр теләсәм, җәзалаячакмын, әгәр теләсәм, кичерәчәкмен›", дип әйтте", – дип әйткәнен ишеткәнемә шәһадәт китерәм», – диде. («Әс-Сахихә», 842).
#динемислам
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев