Тугач, дөнья куабыз:
Тегесе юк, бусы җитми,
Бөтен булмый дөньябыз.
Өең булса, көең булмый,
Ничек яшисең көйсез?
Бик күп сораулар каршында
Торабыз кайчак сүзсез.
Хакыйкатькә юлларны да
Гел кармалап эзлибез.
Тормыш вак-төяге белән
Томалана күзебез.
Батабыз да чүп-чарларга,
Юкка чыга олылык.
Иң самими хисләребез
Бетә юлда коелып.
Бетә шәфкать һәм мәрхәмәт,
Бетә җанда юмартлык.
Усаллык керсә күңелгә,
Үлә эчеңдә шатлык.
Аллаһ безнең һәммәбезне
Олы итеп яраткан.
Ярдәм итешеп яшәргә
Куллы итеп яраткан.
Байлык, бәхет, олылыкны
Эзлибез никтер читтән.
Ә бит барсына юл китә
Үзебезнең йөрәктән.
Биеклеккә, олылыкка
Акыл, йөрәк - юл башы.
Хәзинәңә ачкыч тапсаң,
Дөньяда җитә барсы...
Фәнис Яруллин
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев