ТУТЫРЫЛГАН ТАВЫК
Авырлыгы 500—600 г чамасындагы яшь тавык яки чебешне чистартып салкын су белән юалар да муенын бәйләп куялар, корсак куышлыгына тугламыйча гына йомырка сыталар, һәр йомыркага тоз, борыч сибә-сибә, тавыкның эчен йомырка белән тутыралар, бераз шулпа өстәп, эчен ак җеп белән тегәләр. Аннары тутырган тавыкны кайнап торган тозлы суга салалар һәм 40—50 минут пешерәләр. Әзер тавыкны 4 кисәккә бүлеп кайнар көе табынга чыгаралар.
Гарнир итеп дөге боткасы, я пешкән бәрәңге бирәләр.
Яшь тавык яки чебешне тутырган тавык кебек, ягьни тиресен итеннән аерып та тутырырга мөмкин, тик бу очракта йомырканы сөт белән туглап түгел, йомырканы үзе белән генә тутыралар.
Тавыкны йомырка һәм сөткә туглаган йомырка белән генә түгел, бүтәкәсе, йөрәге һәм бавыры белән дә тутыралар. Аларны чистартып, салкын суда, яхшылап югач, ит тарткычтан чыгаралар да, тирән савытка салып, йомырка, сөт, сөт өсте яисә эретеп атланмай, тоз, борыч өстиләр һәм әйбәтләп туглыйлар. Шуны тавыкның ите белән тиресе apaсына тутыралар, муенын бәйләп, тутырган тавык кебек пешерәләр. Табынга кайнар килеш тә, салкын килеш тә чыгаралар.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев