Предыдущая публикация
***************************
Хатын- кызның бәхете ирдән,
Ул яши ир даны белән .
Ә, менә ир- атның бәхете ,
Тугры, зирәк хатын белән .
Хатыны бәхете өчен ир тырышса,
Хатыны иренә булса хөрмәт,тугрылыкта.
Бер-берсенә яхшы караш булса,
Гаилә өлешендә уртак бәхет ята.
Күркәм гаилә сабыр булыр ,
Ул хурламас ир-хатынын,хатын-ирен.
Тату гаилә саулык- исәнлектә,
Озын гомер белән алтын туйга җитәр.
Тулы гаилә ул-кызлар үстерер,
Дөрес карап киләчәккә дога-иман берлән.
Туачакка, киләчәккә нигез салып ,
Буыннарны саклап һәр туган бала үз
бәхете бердәм.
Рәфилә Каримуллина. Мәскәү-Казан.
#ШигъриЮллар #КулланучыданИҗадЯзма #РафиляКаримуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1