

Мигъраҗ кичәсе – рәҗәб аеның 2025 нче елында 26-27 нче январь коне( ягьни кояш батканнан 26 нчы январь коненнен 27 нче январь га каршы Миграж, киче була ) . Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Биш вакыт намаз уку шушы кичәдә фарыз кылынган.
МИГРАҖ КИЧӘСЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
Миграҗ ул – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең могҗизалы рәвештә башта Мәккә шәһәреннән Иерусалимдагы әл-Әкса мәчетенә, аннары 7 кат күккә сәфәр кылуы. Үзен мөселман санаган һәр кеше 619 елда булган шушы могҗизалы сәфәрне олы хөрмәт белән телгә алып, аның хаклыгына ихлас ышана һәм аны Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең пәйгамбәрлеген дәлилләүче олы вакыйга буларак кабул итә. Дөрестән дә, пәйгамбәребезнең бер-берсеннән бик ерак булган ике шәһәрнең арасын мизгел эчендә үтеп җиде кат күкне кичүе, аннары Аллаһ гарше янында булып янә туган шәһәренә әйләнеп кайтуы – гаҗәеп һәм хикмәтле хәлдер. Ә инде Әл-Әкса мәчетендә рәсүлебезнең башка пәйгамбәрләргә имам булып намаз укытуы аның Аллаһ илчеләре арасында иң югары дәрәҗәгә ия булуын раслый.
Аерым шуны да билгеләп үтәргә кирәк: шушы гадәттән тыш фазыйләтле сәфәрдә барлык мөселманнар “Бәкара” сүрәсенең ахыргы ике аяте, 5 вакыт намаз һәм Кыямәт көнендә Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең шәфәгатенә (яклавына) лаек булу белән бүләкләнде. Әлеге факт Миграҗ вакыйгасының дәрәҗәсен тагын да арттырып, аның мөэмин-мөселманнар өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә.
МИГРАҖ КИЧӘСЕН ҺӘМ КӨНЕН НИЧЕК ҮТКӘРЕРГӘ?
Миграҗ кичәсендә намаз укып, догалар кылып Аллаһ Раббыбызга мөрәҗәгать итү хәерле. Бу кичәдә 12 рәкәгать нәфел намазы уку киңәш ителә. Аны төннең нинди дә булса вакытында таң атканчы гадәттә икешәр рәкәгатьле 6 намаз итеп укыйлар. Һәр рәкәгатьтә “Фатиха”дан соң берәр сүрә кушылыр. Белгән кешеләргә “Исра” сүрәсеннән аятьләр уку бик яхшы дип санала. Намазны тәмамлап сәләм биргәннән соң 100 мәртәбә

سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ
“Сүбхәәнәллааһи үәлхәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә илләллааһү үәллааһү әкбәр” – дип әйтелә.
(Мәгънәсе: Кимчелекләрдән пакь Аллаһ һәм мактау Аллаһка! Юк бернинди илаһ Аллаһтан башка һәм Аллаһ бөек!).
Аннары 100 мәртәбә:

اَسْتَغْفِرُ اللهَ الْعَظِيمَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ
“Әстәгъфируллааһәл-гәзыйм үә әтүүбү иләйһи”
(Мәгънәсе: Бөек Аллаһыдан гафу үтенәм һәм Аңа тәүбә итәм),
аннары 100 мәртәбә:

اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ
“Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә үә нәбиййинәә Мүхәммәд”
(Мәгънәсе: Йә Аллаһ! Безнең әфәндебез һәм пәйгамбәребез Мөхәммәдне сәләмлә!) – дип салават әйтелер һәм туган телдә дога кылыныр.
Ә инде миграҗ төне узганнан соң таң аткач, алдагы көнне уразада үткәрү бик саваплы (кайбер чыганаклардан мәгълүм булганча, Мигъраҗ көне уразасы 100 көн ураза тотуга тиң...).
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең могҗизалы Миграҗ сәфәрендәге күтәрелүе белән илһамланып, без алдагы тормышыбызда үзебезнең рухи мәгънәдәге күтәрелүебез турында уйланып, тискәре сыйфатларыбыздан арынырга, гөнаһлы эш-гамәлләрдән читләшергә тырышып, игелек-изгелек эшләп, ихлас гыйбадәт кылып яшәргә омтылсак иде.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Шулай итеп, мөбарәк бу кичәдә

100 мәртәбә:

سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ

СҮБеХӘӘНӘЛЛААҺИ ВӘЛ-ХӘМДҮ ЛИЛЛӘӘҺИ ВӘ ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ ҮӘЛЛААҺҮ ӘКБӘР.
/Мактау һәм тәсбих Аннан башка илаһ булмаган Аллаһыга хастыр. Ул һәр нәрсәдән бөектер.

100 мәртәбә:

اَسْتَغْفِرُ اللهَ الْعَظِيمَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ

ӘСТӘГЪФИРУЛЛААҺӘЛ ГАЗЫЙЙИМӘ ҮӘ ӘТҮҮБҮ ИЛӘЙҺИ.
/Бөек Аллаһыдан гафу сорыйм. Аңа тәүбә итәм.

100 мәртәбә
اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ

ӘЛЛААҺҮММӘ САЛЛИ ГӘЛӘӘ СӘЙЙИДИНӘӘ ҮӘ НӘБИЙЙИНӘӘ МҮХӘММӘД — дип салават әйтеп, әҗер-савапларга ирешәсе иде
Аллаһы Тәгалә якынлашкан бу кичәне уяу булып, гамәл-гыйбадәттә үткәрергә насыйп итсен! Хата, гөнаһ, кимчелекләребезне гафу итсен! Догаларыбызны, изге гамәлләребезне кабул итсен!



Комментарии 28