Предыдущая публикация
И кардәшем,изге айда,
Укы намаз, кыл догаңны.
Аз-маз этәреп читләргә,
Мәшәкатен дөньяның.
Кыл изгелек ачып күңел,
Мохтаҗларга суз кулың.
Шәфкатьлелеккә һәрдаим,
Җаныңда булсын урын.
Кардәш-туганлык асылын,
Куй йөрәгеңә чигеп.
Ата-баба васиятен,
Сакла якты нур итеп.
Бар җан калебең пакъланып,
Тот син ураза сөеп.
Калып изге ниятеңдә,
Аллаһ кабул итсен,-диеп.
Үтәп коръән кануннарын,
Сыен Бер Аллаһыга.
Изге айдагы гамәлең,
Шифа булыр җаныңа.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев