🤗Көн артыннан көннәр үтә, Алышына ае да. Бер сәгате бер минуттай Үтте инде елы да. 🤗Бер уйласаң, ис китәрлек Әле бит, кичә генә... Пыр тузышып уйный идек Әй, син урам, түз генә. 🤗Барлык урам балалары Җыйнаулашып бер җиргә. Нинди генә уеннарны Уйнамый идек бергә. 🤗Абзар түбәсенә менеп Сикерешәбез карга. Кайсысындыр туры килде Көрттән казып алырга. 🤗Көрткә сикереп туйгачтын Бүленеп командага. Йөгерешеп таралабыз "Партизаннар" тотарга. 🤗Трактор килеп чыкса инде Эскерт сөйрәп урамда. Читтә торсын бар уеның Менү эскерт башына! 🤗Ат чанасын көч-хәл белән Алып менәбез тауга. Кем өлгерә, шул утыра Я кала аунап тауда. 🤗Иң кызыгы: җәйләр җитсә Ярышып су коену. Кем күбрәк су коена? Кайда анда у
Показать ещё