Кызым белән көн саен фотоларны карыйбыз. Пляж буйлап кукуруз сатып йөрүче абыйны искә төшереп көлеп алабыз. Көнгә 20-30 мәртәбә "Кукуруза мессе-сөтле мессе" дип йөри торгач, Галия бу абыйны ерактан күрү белән, "Кукуруза мессе" дия башлады. Абзаң безнең яннан елмаймыйча китә алмый иде... Төрекләрнең кайбер ризыкларын әтисе дә, Галия дә яратты. Кайткач миннән пидә пешерттеләр. Гюзләмәне дә пешереп карарга исәп бар әле. Төрекләрнең сырлары бик тәмле... Безнең кибетләрдә тәмле сыр табуы бик авыр бит хәзер Яшелчә, җиләк-җимешне әйтәсе дә юк инде... Ә карбыыыыз. Карбыз просто авызда эреп юкка чыга. Дөресен әйтим, әле радиода эшләгән чагымда 2003 елда "Санта" саноториясендә ял иткәндә карбыз белән агуланып үлемнән калган идем. Шуннан соң 13 ел карбызны авызыма да алмадым. Төркиягә баргач карбыз ашарга яңадан өйрәнеп кайттым. Нишләп бездә дә шундый баллы түгел икән ул карбыз??!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1