«Солдат атасы» медаленә ия булды
Түбән Тәүде районы, Эске авылында яшәүче Эмиль Кәлимуллин җәмәгатьчелек тарафыннан танылу бүләге - «Солдат атасы» дигән мактаулы медаль белән бүләкләнде. Исегезгә төшереп үтим: «Солдат атасы» медале 2023 елның 9 маенда «Россия аталары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан гамәлгә куелган иде. Аны махсус хәрби операция барышында аеруча батырлык күрсәткән Ватанны саклаучыларны тәрбияләгән һәм уллары белән бергә алгы сызыкта сугышкан аталарга тапшыралар.
Эмиль Мөхәммәтхан улы - өч улның атасы. Хәзерге вакытта ике улы Россия армиясе сафларында хәрби хезмәт үтә һәм алар майор дәрәҗәсенә ия. Моннан тыш, алар икесе дә «Батырлык» ордены, «Батырлык өчен» медале, хезмәтләре һәм батырлыклары өчен «Жуков» медале белән бүләкләнгәннәр. Шулай ук аларның берсе «Инженерлык хезмәте өчен» медале, I һәм II дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булган. Урта улы Дамир Россия эчке эшләр министрлыгының Төмән институтын уңышлы тәмамлап, Түбән Тәүде районы прокуратурасында тикшерүче булып эшләде. Кызганычка каршы, капитан Дамир Кәлимуллин 2020 елда ата-анасын тирән кайгыга салып, үзенең тугрылыгы һәм профессиональлеге турында истәлек калдырып, вафат булды.
Эмиль Мөхәммәтхан улы 1956 елны Түбән Тәүде районындагы Эске авылында туа. Көне-төне колхоз эшендә булган әти-әнисе улларын тәрбияләүгә һәм укытырга күп көч куялар. Ул Чугунаево урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Төмән шәһәренең 30 нчы элемтә училищесында радиореле ясаучы белгечлеге буенча белем ала. Аннары яшь егет Чугунаево «Телеком» радиоузелында элемтә электромонтеры буларак мактаулы хезмәт юлын башлап җибәрә. 1976 елда Эмиль Мөхәммәтхан улы авылдашы Сәлимә Мадеевага өйләнеп, бәхетле гаилә коралар. Илебезгә арыслан йөрәкле батыр 3 егет үстерәләр. Әниләре гомер буе авыл кибетендә сатучы булып эшли. Бүгенге көндә Кәлимуллиннар лаеклы ялда һәм үз хуҗалыкларында хезмәт итәләр. Алар авылдашлары өчен балаларын лаеклы тәрбияләү үрнәге булып торалар. Мин аларга бәхетле, сәламәт тормыш һәм тизрәк улларының сау-таза туган якка кайтуларын телим.
Рәхимҗан МУЛЛАКОВ, Түбән Тәүде районы, Эске авылы.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).
Комментарии 1