Сезне 2017 елның10 июнь көнне сәг.11:00 дә Иштирәк-Чишмә авылларының традициягә кергән “ Саумысыз авылдашлар" бәйрәменә көтеп калабыз. Бәйрәмебез төрле елларда төрле темаларга: авылларыбыз тарихы, классташлар очрашуы, матур гаиләләргә багышланды. Быелгы бәйрәмебез – туганнар бәйрәме, туганнар очрашуы. Һәр ағачның тамыры булган кебек, безнең дә тамырларыбыз, туганнарыбыз, балаларыбыз бар. Туганлык жепләрен юғалтмый, шәжәрә итеп төҙеп ҡалдырыучылар күп. Бәлки сезнең үзегезнең төзегән шәжәрә агачларыгыз да бардыр.Әйдәгез тарихи тамырларыбызны искә алыйк, балаларыбызда туганлык хисләре уятыйк, авылдашларыбыз, туганнарыбыз белән очрашыйк.
Бәйрәмебезне күңелле Сабантуе дәвам итә.
Мөмкинчелекләре булган авылдашларыбызның шушы изге эштә спонсорлык ярдәме күрсәтүен сорыйбыз.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев