Лилия Шакурова(Шартдинова)
24 дек 201650 лет, с. Ялгыз-Нарат (Татышлинский район)
Марҗа елмая...(Икенче бүлек)
Вакыт узгач, хикәямә
Кире кайтмакчы булдым.
Авылның нигез ташыннан
Үтә иде шул юлым.
Элгәре шушы урында
Авылда мәчет булган,
Биш намазны калдырмыйча,
Халык шыгырым тулган.
Партия кушканча, тормыш
Алып барылган чакта,
Изге йортлар юк ителгән,
Каерылган һәр такта...
Манараны кисәр өчен,
Озак эзләнгән кеше.
Тик бу зур гөнаһ юлына
Басмаган һич тә берсе.
"Яхшылап сыйларбыз",- дигәч,
Табылган бит беркатлы,
Киләчәген уйламаган,
Бер әдәм, Иксан атлы...
Мәрәһим карт, әмер биреп,
Арлы-бирле йөрегән,
Бүрәнәләп сүттергәчтен,
Башка җиргә өйдергән.
Дини китапларны җыеп,
Таудай, өйгәннәр юлга.
Тиз генә ут төрталмагач,
Кемдер йөгергән тузга.
Кәрәсин дә хутка киткән.
-Үртик иске дөньяны!
Тап шушы урынга хәзер
Кайтарыйк без Зинаны...
Чирлеләр янына чабып
Бара иде вызовка:
-Нинди хәл бу, янгын,-диеп,
Туктап калды озакка.
Корьәннәрне ут ялмагач,
Яшерми хафаларын,
Зина ялкыннан чыгара
Кулга эләккән барын.
Башындагы шәлен салып,
Бар китапларны төйни,
Һәм бу мәшһәрдән ул кача,
Аякларын да тоймый.
-Бар кешегә бер Аллаһ,- ди,
Исеме генә төрле.
Бу турыда гомер буе
Мәрәһим карт та белде...
Кабул итмәде Зинаны,
Кяфер итеп санады.
Әммә дингә, ни өчендер,
Үзе каршы карады.
Депутат булса да, Зина,
Җыелышка бармады.
Бу вакытта бала туды,
Яшь ананы карады.
Әйттеләр:
-Зина күренми,
Пунктка аяк басмый.
Марҗаны эштән куарга
Имеет право каждый!
Әйе, Зина бу гаепне
Колакка да элмәде,
Чөнки бу чак урам буйлап
Иң яхшы ат эзләде.
(Алып китәр Яңавылга,-
Сабый бала чирләде).
Кичә, ыжгыр буран кичеп,
Барган иде даруга.
Бүген иртән, уянуга,
Басылмаган ару да.
Әрибаш юллары озын,
Оч-кырыйсыз. Барганда,
Бияләен таба алмый.
(Шунда төшеп калган ла!)
Кире барсаң, вакыт уза,-
Һәр минуты кадерле.
Бармаклары туңып катты,
Өзде суык бәгырьне...
Районга барып җиткәчтен,
Сатып алыр яңаны.
Кулын өреп җылытыр ла,
Өшемәсен аягы!
Күп чак шулай, дөньялыкта,
Милләт-дингә бүлгәндә,
Сырхауына, суыгына,
Кирәк түгел, түзгәндә.
Аллаһ белән табип кирәк,
Кешеләргә...үлгәндә...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3