⠀
О чем мы говорим? О королеве кисломолочных продуктов – свежей сметане.
С чем ее лучше всего сочетать – рассказали в карточках.
⠀
Салат өчен тәмләткеч, кабарынкы бәлеш өчен ингредиент, мөстәкыйль соус яки бай тәмләткеч өчен нигез.
⠀
Без нәрсә турында сөйлибез? Әчеткән сөт продуктларының асылы – яңа ясаган каймак турында.
⠀
Ашлар
Каймакны беренче ашлар янына (кәбестә, чөгендер ашларына, солянка, окрошка һәм рассольникка) соус итеп куллану – классика.
⠀
Иртәнге ашлар
Сырниклар, юка һәм күперенке коймаклар – көн башының алыштыргысыз өлеше ул. Каймакның өстәлдә алар белән янәшә куелуы зарури – бал һәм җиләк-җимеш кайнатмасы белән бергә.
⠀
Икенче ашлар
Соус рәвешендә каймакны пилмән, вареник, манты, голубцы һәм фаршланган борыч янына куегыз.
Ә тагын аны әзерләгәндә үк тә өстәп була: мәсәлән, ит яки яшелчәне томалап пешергәндә.
⠀
Салатлар
Югары калорияле майонезны яңа ясаган каймакка алыштырыгыз – салатыгыз күпкә файдалырак булыр! Күп салат моңа дәлил: Оливьедан башлап кыяр һәм помидорлыга кадәр.
⠀
Татлы ашамлыклар
Балачактан рецепт: каймак – яңа җыйган җиләк һәм шикәр белән. Ул тәмнәр исегездәме?
Каймакны тагын бәлешләр пешергәндә яки торт өчен крем ясаганда да кушып була.
⠀
#бэрэктеле #bereketle
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев