Много-много еды, а потом… еще много-много еды!
О ней (а точнее, что именно едят на татарских застольях Аш) мы вам и рассказали в карусели. Есть что добавить? Пишите в комментариях!
⠀
Чын татарча табын – нәрсә ул? Күп-күп ашамлык, ә аннары... тагын күп-күп ашамлык!
Аның турында (ә дөресрәге – татар табыннарында нинди ашлар ашаганын) без карусельдә сөйләп бирдек. Өстәргә нәрсә бармы? Комментарийда языгыз!
⠀
Аш – ул йола табыны. Аның башка мәгънәсе “ашамлык”, “ризык” дигәнне аңлата. Хәзерге татар-мөселманнар ашны никах (өйләнешү йоласы), бала туу хөрмәтенә, туганнарын искә алганда, изге бәйрәмнәр вакытында уздыра.
⠀
Табындагы бар ашамлык хәләл була, һәм өстәлгә нәрсә куячагын һәр хуҗабикә үзе хәл итә. Гадәттә, өстәлдә чәк-чәк, кош теле, чүпрә камырыннан төрле-төрле бөккәннәр, җимеш була. Табында коймак та очрый ала.
⠀
Табын мул булырга тиеш, аны алдан әзерлиләр. Кунаклар утырышкан вакытка өстәлгә җиләк-җимеш, яңа җыйган яки тозлаган яшелчә, бәлеш һәм бөккәннәр, тәм-томнар куелган була. Хәзерге заман кагыйдәләре шулай ук балык һәм ит кабымлыкларын – мәсәлән, ысланган балык яки казылык, ягъни ат тутырмасын да тыймый.
⠀
Кайнар ризыклар аштан башлана, һәм күпчелек очракта бу – тавык шулпасында пешкән токмач ашы. Токмачтан соң өстәлгә бәлеш чыгарыла – еш кына бу гөбәдия була.
⠀
Ашны төгәлләгәндә, чәй чыгарыр алдыннан, өстәлгә бәрәңге белән ит чыгаралар. Бу пешергән яки томалап пешергән сыер ите яисә тавык ите була ала.
⠀
Табын ашы чәй белән тәмамлана. Монда инде аш башланганнан бирле өстәлдә торган күп төрле тәм-том вакыты җитә.
⠀
Һәр кунак үзе белән өстәлдә булган нинди дә булса ашамлыкны күчтәнәч итеп алып китә. Табынны җыйганда һәрвакыт аннан соң җитәрлек ризык калырлык итеп әзерлиләр – бу ризык китә торган кунакларга өләшелә. Шуңа күрә аштан бәлеш кисәге, җимеш, чәк-чәк яки кош теле – хуҗабикә төреп җибәргән күчтәнәч белән кайтып була.
⠀
#bereketle #бэрэктеле
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев