Готовите ли с ним блюда или подаёте на стол сразу после открытия упаковки?
Наш любимый вариант – сочетать его с другими вкусными и полезными продуктами!
⠀
Сез эремчекне ничек ашыйсыз? Аның белән ашамлык әзерлисезме әллә төргәген ачкач та шунда ук өстәлгә чыгарасызмы?
Безнең яратканы – аны башка тәмле һәм файдалы продуктлар белән бергә ашау!
⠀
🍓 Җиләк-җимешләр. Эремчеккә иң килешкәне төче чия яки җир җиләге булыр, ләкин банан һәм алма да ярар. Өйдә блендер булган чакта эремчек десерты яки коктейль әзерләп тә була.
🥒 Яшелчәләр. Гаҗәпләнмәгез – эремчек салат өчен менә дигән нигез була ала! Аны помидор, суган, яшеллек, болгар борычы һәм кыяр белән яраштырыгыз. Мондый салатны зәйтүн мае белән тәмләндереп була.
🍯 Бал. Аны зур булмаган күләмдә эремчек өстенә ягыгыз да тәмле һәм файдалы кабымлык белән ләззәтләнегез.
🍶 Каймак. Эремчеккә шәп килешә – бу ике сөт продукты бер берсе тәмен ачыклый һәм тулыландыра.
🥜 Чикләвекләр. Аларда кальцийны үзләштерергә булыша торган күп кенә файдалы микроэлемент бар.
⠀
Ә сез эремчекне нәрсә кушып ашыйсыз? Безнең белән комментарийда уртаклашыгыз!
⠀
#bereketle #бэрэктеле
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев