Содержащие в нём вещества помогают выводить пятна, очищать поверхности или удалять налёт с металлов.
Не верите? Почитайте подборку лайфхаков, которую мы для вас приготовили. И обязательно попробуйте на практике!
⠀
Сөтне аш пешерү бүлмәсеннән тыш та кулланып була икән! Сөт составындагы матдәләр тапларны бетерергә, өслекләрне чистартырга яки металлардан куныкны китәрергә булыша.
Ышанмыйсызмы? Сезнең өчен әзерләгән киңәшләребезне укып карагыз. Һәм практикада кулланып та карагыз!
⠀
Лаклы аяк киемен шомартып ялтыратабыз
Лаклы аяк киемен карау бик нәзберек эш, ләкин менә сезгә киңәш – аның өстен ялтыратырга сөт ярдәм итәр. Чүпрәкне сөттә юешләгез дә аяк киемегезне сөртегез.
⠀
Язу карасы тапларын бетерәбез
Шарлы каләмнән кара актымы? Куркыныч түгел – киемнең буялган урынын җылы сөт белән чылатыгыз да, берничә сәгатьтән соң башта салкын, аннары җылы суда чайкатыгыз.
⠀
Көмешнең куныгын китәрәбез
Сезнең көмеш кашыкларны, алкаларны, чылбырларны соңгы чистартуыгыз кайчан иде? Аларга матур ялтыравын кайтарырга теләсәгез, әчегән сөткә салыгыз да, беркадәр вакыттан чайкатыгыз һәм киптерегез.
⠀
Көзгене чистартабыз
Көзге һәм пыялаларны чистартырга һәм ялтырауларын кайтарырга сөт ярдәм итә ала – сөттә ворссыз тукыма чылатып көзгене ялтыратыгыз.
⠀
#бэрэкэтле #bereketle
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев