Римма ханымның бу күләмле чарага чакырылуы сәбәбе – Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә аның чираттагы тапкыр бүләкле урын яулавында.
Быелгы конкурска "Үзенчәлекле каз бәлеше пешерү" видеосы җибәреп, ул үз номинациясендә икенче урын алды ул. Үткән атна ахырында Казанга барып, бик күп халык, телевидение, журналистлар каршында ул бәлешне пешерү мастер – классын күрсәтте.
Кызыксынып, эш тәртибен карап, сораулар биреп, мастер - классны караучылар бик күп булган.
Казан шәһәренең уртасында, "Туган авылым" комплексында бик зур бәйрәм, ярминкә көн буена барган.
Зур концерт күрсәтелгән. Җыр, моң, гармун тавышы яңгырап торган!
Мондый мәртәбәле бәйрәмдә Баулы районы телгә алыну үзе бер сөенеч!
#Баулырайоны
#Баулытатарлары
#Аккалфак #АккалфакБаулы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев