Мин бары тик сезнең тарафка тәкъдим итүче генә...
Йоклый алмый яткан төннәремдә Барҗы урамнарында йорергә яратам. Туган авыл, туган йорт, нигез. Һәркемнен уйларына уелып, кунелдә гомергә саклана торган бер мәгънәнен үзедер. Кая гына китеп яшәмә, ул синең белән.... Авылымның тыкрыклары, таш юллары, каз бәбкәсе үскән елга буйлары, бормаланып аккан Барҗы суында йөзгән казлары гомергә дә истән чыкмады. Туган җир дигәндә , Барҗы елгасы белән бергә, көмештәй сулы Туктар чишмәсе, ары китеп Иж елгасы да булмаса, бер урыны китек булыр иде. Тау битендәге алмагачлык, кортлык Туктар чишмәсеннән әз генә аскарак китеп, болын тулы юа, андагы хуш исле җир җиләкләре дисенме, монда тагын үзе бер тормыш кебек. Ә май ахырында сонгы кынгырау көненә яраткан укытучыларыбызга бүләк итәр өчен, шул алма бакчасына барып, зәңгәр чәчәкләрне җыеп алып кайтып бирүләр.Үзе бер күнел халәте иде. Ары китеп, Мушиккә таба, карама агачы төбеннән чыккан Кирәмәт чишмәсе, Кәмәт чокыры, шомлы таш җирдәге Ташлык, һәм дә Мушик чокыры. Аюбүләк чокырынын исеме генә дә нинди серле. Печән әзерләгән, тәмле җиләкләр җыйган киң Идел буе болыннары, Аръяк болынында шалашларда куна- куна печән әзерләгән чаклар, купләрнен матур, яшьлек хатирәсе булып күнелләрендә яши. Бирдекәй тау башы... Аны безнен авылның горурлыгы итеп күрәм. Дөнъяның бөтен матурлыгын чәчеп, чын хуҗа булып түрдә утыра сыман.Саный китсән, бу табигатьнең Аллаһ биргән нигъмәтләре бик күп икән, шуларнын кадерен белеп, сокланып, саклап, яратып яши белергә генә кирәк.
Авыл. Ә тагын да рухы, күнеле белән бай булган кешеләре, куршеләрем Сания –Минегалиле, Вәсилә- Рәсимәле, Голсинә-Ринатлы, Әлфия-Зөлфияле, Розалия- Ләрисәле, Әнисә-Наилә- Наилле өйләрне кунел мәңге онытмас. Куршем Кәрим бабай бнлән Нәгыймә әбиләрнен өй каршында үскән эт миләше дә якын булып күз алдында тора. Гаскәр абыйлы электр станциясе, тәмәке исе, бабайлар исе сеңгән каравыл өе бик тә якын булып калдылар. Маһинур әбиле, Гөлҗиһан әбиле, Сәрбекәй әбиле,уземнен Хәдичә әбиле, Гайшә әбиле йортларның җылысын яратып , һаман да куенымда йөртәм. Алар үз өлешләренә тошкән авырлыклардан курыкмыйча, рәнҗемичә, кеше рәнҗетмичә, мәгърур кабул иткән, ахирәткә гөнаһлардан арынып кучәм дип ышанган әүлия әбиләр иде. Гөлгенә апалы, Рәсимә апалы, Хәлимә апалы кибетләрне яраттым.
Яраттым. Авылымнын нурлы йорларын яраттым, кышкы бураннарын, шаулап яуган янгырларын, гөрләвекләрен, аланнарын, кырларын, ак болытлар аккан күкләрен яраттым. Әбиле-бабайлы, әтиле-әниле вакытларымны, бер кайгысыз уйнап үскән урамнарымны, таш юллардан тузаннар туздырып көтүләр кайтуын яраттым.
Ак болытлар аккан юллардан
Кайтсам иде тәүге елларга
Туган йортым ишегалларын
Зәңгәр чыклар белән юарга,
...таң нурлары булып кунарга.
Мәктәп еллары... Үзе бер тарих бит ул безгә. Укытучыларыбыз балаларны ярата торган матур йорәкле шәхесләр булганнар. Без аларны хөрмәтләдек, якын иттек, яраттык. Укыган чакта төрле хәлләр булгандыр инде, ачуланганбыздыр да, ачуландырганбыздыр да, шулай да ярату хисе сүрелмәде. Бүген дә мин аларны сагынып, исләремә төшереп парта арасында утырам әле. Менә хәзер дә, язып утырганда, барсы да күз алларымда басып торалар.Һәм һәркемгә кирәк хезмәт тәрбиясе дә бергә алып барылды.
Ә безнен мәктәп бакчасында
Үсте бик күп тюльпаннар.
Кургәнсездер сез аларны,
Ничек матур булганнар.
Роза апа тюльпаннары болар. Сулар сибеп, тәрбияләп үстердек без аларны... Их, кайтарып булса икән, бергә укыган чакларны, классташларымны, партадашларымны, укытучыларымны, һәм дә ки барлык авылдашларымны. Кызганыч, шушы гөрләп яшәгән авыл үлгән кеше кебек, җансыз калды. Бу урында тормыш бетте. Куңел кабул итми билгеле. Барысын да уз урынына куеп кире кайтарасы килә, мөмкин хәл булмаса да. Аллаһка мең шөкер, хәтеребез бар, рухыбыз үлмәде. Әллә кайларга сибелеп яшәргә мәҗбур булганнарнын һәрберсендә яши ул рух. Әле дә булса Авыл урамында усеп калган җиләк-җимешләр, алмагачлар, шомыртлар исән-сау үсеп, язларын яфрак ярып җимешләрен бүләк итеп яталар.Ни гаҗәп, кешелек дөньясында гына түгел, үсемлекләр дөньясында да яшәъ өчен көрәш бара.
Әгәр дә кемнендер башына , моннан 80, 90, 100 ел элек бу урында, нинди авыл булган, кемнәр яшәгәннәр, әби-бабаларыбызнын туган җире кайда микән, дигән сораулар килсә, җавап бирердәй кеше дә табылмаячак. Минем дә мең соравым бар үткән буынга, җавап кына юк. Барҗы авылы турында китап кына бастырып булмады. Чынбарлык булып китап калыр иде. Беләм, беләм фикерләр таныш, битарафлык.
Архивларда актарыналар, нәсел җепләрен барлыйлар, шәҗәрәләр төзиләр.Бу юкка тугел индн, әз генә уяну. Авылнын куренекле затлары, гади, куркәм колхозчылары байтак, шулай югалырлар инде, югалдылар да инде. Ярый авыл урынын эзләп таптык ди, ә зыяраты, зыяраты кайда соң. Бу авыл халкы кайда җирләнгән. Менә шундый сорауларга җавап табалмаслар инде безнен урыслашкан балалар.Шулай да искәртеп китим әле, Туганнар каберлеге, Братская могила, безнен Барҗы –Умга зыяратында. Безнең әби-бабаларыбызның сөякләре җыеп алынып шунда җирләнгән. Ул чорга кадәр, интернетлар бетеп, тагы да камилләшкән аралашу чаралары чыгар. Бу язмалар төпкә батып калачаклар түгелме. Әй, кемгә кирәк булыр инде ул...
P.S. Юк, ул кадәр төшенкелеккә бирелмик әле. Бар бит, бар ул авыл җанлы кешеләр. Әнә, Барҗы-Умга зиратындагы каберлекне югалмасын, хәтердән уелмасын дип билгеләп уратып алган Дәүләткиров Зиннур абый һәм башкалар бар.. Авылга истәлек ташы куеп, балачакта карга боткалары үткәргән урынга якын урнашкан чишмәне яңарткан Гиззатуллин Радик бар. Авылыбыз турында шигырьләр иҗат итүчеләр бар. Ерак гасырлар тарихы сакланган архивларны барлап, гарәп язуын укырдай галимнәрне табып, күпме көчен, вакытын кызганмый шуларны цифрлаштырып безгә интернет аша җиткерүче Нафиков Илдар һәм Шакиров Руслан бар. Монда санап үтәрдәй эшләрен мин белмәгән исемнәр бар эле. Бар алар, бар... Бик зур рәхмәт аларга. Бәлки, югалмас ул тарих дип ышанасы килә...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10