Җир астында вакыт бик күп булыр, чөнки анда дөнья мәшәкатләре булмас. Син анда чагында гыйбадәтләр кылырга да уйларсың, ләкин анда гыйбадәт кыла торган урын түгел шул. Күпме сәгатьләр, көннәр, айлар, еллар, гасырлар үтәр. Син: "Их, яңадан дөньяга кайтсам, бер минутымны да бушка үткәрмәс идем, гыйбадәт кылыр идем!" - дип бик нык теләсәң дә кире кайта алмассың.
Пәйгамбәребез ﷺ безгә:
اكثروا ذكر هاذم اللذات
"Дөнья ләззәтләрен кисүче үлемне күбрәк искә төшерегез", - дигән. Үлемне искә төшерү ул һәркем өчен дә бик файдалы. Үлемне искә төшереп тору ул байларда була торган тәкәбберлелек сыйфатын сындыра. Фәкыйрьләрнең кайгысы тарала, чөнки ул: “Үлгәч миңа сорау аз була”, - дип күңелен тынычландыра.
Идрис Галәветдин, "Дөнья ләззәтләрен өзүче".
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев