Иблис - шайтан җимерәсең бар булганны.
Син бирмәдең балаларны аналарга.
Ачы яшьләр агыздырып якыннарның.
Сузма кулың япь- яшь кенә балаларга.
Иң акыллы, талант булган кеше җанын.
Тырышасың тозагыңа каптырырга.
Аллаһ биргән гүзәллекне күрәлмисең.
Кала бары синең эшкә аптырарга.
Адаштырып олы тормыш юлларында.
Начар уйлар салдың бала башларына.
Баулар бирдең, җиңел генә китәрсең, дип,
Абындырып юлда яткан ташларыңа.
Бирче Ходай анасына, якыннарга.
Шундый көчләр җан ярасын ябырлыкны.
Син калдырма зинһар Ходай һәм ташлама.
Синнән генә көтә алар сабырлыкны. 🙏🙏🙏
( Тәртипле, шундый матур, уку отличнигы булган малай Ярослав истәлегенә).
Рима Мифтахова (Камалова)
С Бакалы.19.09.2023.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев