Узган Эт елы республикада зур вакыйгалар белән истә кала. Республика башлыгын алыштыру, яңа башлыкның яңача "себерә башлавы", башкорт оешмаларының активлашуы, мәхкәмәләшүләр – йоклап яткан кешене дә уятырлык вакыйгалар булды.
25 декабрь кичендә Мүнһен шәһәрендә 75 яшендә Азатлык радиосының элекке мөдире, татар мөһаҗириятенең күренекле эшлеклесе Фәрит Аги (Иделле) вафат булды. Фәрит әфәнденең элекке хезмәттәшләре, Азатлыкның илдәге хәбәрчеләре аның турында хәтирәләре белән уртаклаша.
6 ноябрь Казанның Тинчурин бакчасында Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 26 еллыгына багышланган митингка йөздән артык кеше җыелды. Күтәрелгән плакатларның күбесе мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны яклауга багышланган. Шулай ук Татарстанның 1992 елда кабул ителгән Конституциясен кире кайтаруны таләп итүче плакат та күренде. Митингта язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, Татар теле дәресләрен саклап калу өчен мәхкәмәләрдә көрәшүче СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, Камал театры артисты Әзһәр Шакиров һәм башка күренекле кешеләр катнашты.
Урыс Казысы авылы Татарстанның Питрәч районында урнашкан. Кайчандыр 400ләп хуҗалык булган авылда хәзер җиде йорт кына яши.
​​⚡️Уфа мэры булып Өлфәт Мостафин билгеләнде 59 яшь, чыгышы белән татар районы булып саналган Чакмагыш районыннан. Соңгы елларда "Газпром-Газораспределение-Уфа" ширкәте җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, Ул 2021 елга кадәр эшләячәк, дип көтелә. "Әзрәк сөйләргә, күбрәк эшләргә кирәк", дип әйтте Мостафин медиа чараларына. Тулырак azatliq.org
"Татарча диктант" чарасы өч ел рәттән оештырыла. Быел диктантны язарга 9 яшьлек малай да килгән иде. Бүген Татарстан урамында урнашкан КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татарча диктант язуда 170тән артык кеше катнашты. Алар арасында Башкортстаннан килгән 25 кешелек вәкиллек дә бар иде. Диктантны язучылар арасында 9 яшьлек малай да булды. Диктантны Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина укыды.
01:44
#татарчадиктант
905 просмотров
01:29
VID_20181023_113650_790.mp4
1 206 просмотров
Кырымның Иске Кырым шәһәрендә яшәүче Зарема Куламетовага полиция хезмәткәрен рәнҗетүче сүз әйтүдә гаепләп бирелгән мәҗбүри эш җәзасы тәмамланды. Бар Кырымнан кырымтатарлар килеп аңа ярдәм итте. Аннексияләнгән Кырымдагы Русия мәхкәмәсе Куламетовага 250 сәгать мәҗбүри эш һәм 20 мең сум штраф җәзасы билгеләгән иде. 25 июльдә мәҗбүри эшкә керешкән Куламетова милләттәшләре ярдәме белән аны 22 октябрьдә тәмамлады.
Показать ещё