Предыдущая публикация
Айлы төннәр моңсу була,
Алсу таңнар яратам.
Сагыш кунса күңелемә,
Җырлый-җырлый таратам.
Сезнең белән җырлый-җырлый
Гомерем үтсә иде.
Йөрәктә кабынган ялкын
Гомергә җитсә иде.
Йөрәкләрдән йөрәкләргә
Күперләр салам әле.
Сезнең күңелләрегездә
Гомергә калам әле.
Өзелмәсен өмет җебе,
Өтмәсен сагыш уты.
Гел шатлыктан гына торсын
Гомернең һәр минуты.
Асия ИБРАҺИМ

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев