Предыдущая публикация
Музыка: Айдар ТимербаевАранжировка: Айнур МуратовЗапись, сведение: Марат Мухин#анварнургалиевСкачать песню можно по ссылке: https://cloud.mail.ru/public/3Msm/4JQzp4gpP
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 46
БИР КУЛЫҢНЫ,МИНДӘ БИРӘМ- Анвар Нургалиевка багышлап.
Бар хатын-кыз гашыйк аңа,
Матур аның җырлары,
Гастроллярда йөреп уза,
Айлары да еллары.
Күңелле аның җырлары,
Тыңласаң җанга рәхәт,
Җыры саен кулын кысып,
Әйтәсе килә рәхмәт.
Яратмаган кеше юктыр,
Җырын,көен,сүзләрен,
Тамашачы карап туймый,
Шомырт кара күзләрен.
Аның тавышын ишетсәң,
Озак яңгырый кылакта,
Шатланасың кул чабасын,
Кайчан алаң елапта.
Концертлары шаккатыра,
Халык йөри яратып,
Сокландыра ул кеш(е)ләрне
Үз үзенә каратып.
Сәхнәләрдә йолдыз балкый,
Ай яктырта юлларын,
Исәнлектә устерсен ул,
Кызларын һәм улларын.
Саулык телик аңа дуслар,
Гаилә бәхетләре,
Һәрчак булсын ул егетнең,
Сәхнәдә тәхетләре.
14.04.2018г.Рамилә Хусяиншина.
ЮГАЛТМАГЫЗ ЯКЫННАРНЫ.
Мал югалту югалтумы?
Ул пустяк кына безгә,
Андый уйларны уйлапта,
Җитәләр кешеләр йөзгә.
Якыннар югалту авыр,
Алар йөрәктән китми,
Гомер буе тырышсаңда,
Күзләрдә яшьләр кипми.
Мал урынына маллар була,
Якыннар кайтмый киткәч,
Рухларына дога укып,
Кабуллап амин иткәч.
Бәяле затлар югалту,
Алар барда ерунда,
Нигә аны искә алып?
Сөйлиң аның турында?
Ә якыннар китсәләрдә,
Төшкә кереп торалар,
Төштә әле һаманда бит,
Зур планнар коралар.
Уянып китәң сискәнеп,
Йөрәгең шашып тибә,
Әллә инде еш сулауга,
Иреннәр тәмам кибә.
Әйтер идең сүзләр чыкмый,
Кычкырырга аваз юк,
Ә тормышлар дәвам итә,
Дәвам итә шулай ук.
27.12.2018г.Рамилә Хусяиншина.
Мәскәү-Нижгар яклары.