added today at 11:43
- Like4
added today at 11:29
- Like14
added today at 11:00
02:00
94 Comments
1.8K Shares
7.6K likes
- Like0
added today at 10:47
0 Comments
16 Shares
68 likes
- Like0
added today at 10:45
- Like4
added today at 10:43
0 Comments
15 Shares
106 likes
- Like0
added today at 10:40
0 Comments
13 Shares
67 likes
- Like1
added today at 09:01
МӘХӘЛЛӘ УКУЛАРЫ:
Тема: Иртәгә Ахырзаман буламы?
«Галактика тирәнлегеннән зур комета җиргә якынлаша- фәлән елны катострофа булачак»; «Антариктида өстендә озон тишеге зурая бара–кояшның туры радияциясе шуннан кеше тәненә кадәр үтеп, рак авыруы барлыкка килүе мөмкин»;«Атмосфера шулай җылына барса, котып бозлары эри башлап, җир өстен 1 метр югарылыкта су каплап алачак»… дигән сүзләр халык арасыннан ишетелә. Кайберәүләр: «Ходай кешелек дөньясын бетерер өчен яралтмаган»,—дип юанса, кайбер чит ил байларының тирән җир астында кул ясуы кадәр калынлыктагы затлы металлдан саркофаклар әзерләп куйганнарын да телевизордан күргәнем булды. Димәк, кеше күңеле нәрсәдер сизенә.
Инде мәсәләгә якынрак килеп, бүгенге көндә дөньяны шаулаткан 2020 елда булачак «Ахырзаманга» аңлатма биреп карыйк. Компьютердан алынган мәгүлүматләр буенча,безнең эрага кадәр 435—830 елларда Американың Гватемана, Гандурус утырауларында яшәгән Майя халкының Цоклин дип аталган «Изге Календаре»ндә, 2012 елның ахырында “Киек казлар юлы (“Мелечный путь”)галактикасы эчендә хәрәкәт иткән Кояш Системасы үзенең 26 мең еллык әйләнешен тәмамлап, Үзәккә иң якын арада була. Шул чорда Галәм планеталары һәм аларның бәйләнеш-әйләнешләре бер-берсенә карата үзгәреш кичерә,ягъни синхронизацияләнә. Әйтик,моннан 26 мең ел элек булган Үзккә якынлашуда планетабызның күчәре күчкән һәм полюслары алышынган. Бу вакытта җир йөзендә яшәгән
2 миллиард халыктан 1,5 миллионы гына исән калган.
Бусында ни буласын искәртү өчен Мәскәү профессоры Эрнест Мулдашевның «Аргументы и факты» да (21 сан,2001ел) басылып чыккан «Новый всемирный потоп»дигән язмасыннан өзек китерсәк урынлы булыр: «Дөньяның бетүе төньяк магнит полюсының күчүе Америка территориясенә башланачак…Бу катаклизмнан кешеләр бары тик «Вечный материк» дип аталган тау түбәләрендә генә калырга мөмкин. Алар: Гималай, Памир, Тянь–шань, Саян, Алтай таулары. Ләкин анда да яшәеш өчен бернинди шартлар да булмаячак»...
Коръән тәгьлиматләренә таянып фикер йөреткәндә, без,соңгы йортыбыз буларак, Аллаһ каршына әзер булып кайтып сыенырга тиешбез. Ләкин моңа ирешү өчен кеше һәм кешелек дөньясы ка¬милләшеп барушының 7 баскычын үтәргә тиеш. «Без сезнең өстегзедә 7 юл барлыкка китердек»,–ди, Аллаһы тәгалә «Мульминун» сурәсенең 17 аятында. Коръәндә язылганча,әгәр күкне 7 катлы дип белсәк, кешелек дөньясы , бүген, Рухият дөньясына чыгуның (Аллаһыга якынаюның ) дүртенче (астраль) катламында гына булуы– төсмерләнә. Авыл саен мәчетләр, чиркәүләр барлыкка килүе, яшьләрнең күпләп дин юлына басулары, яңадан-яңа дини китаплар чыгара башлавыбыз— безнең, чын¬нан да, “Астраль”( оҗмах һәм фәрештәләр дөньясы)на якынла¬ша баруыбыз турында сөйли.
«Пәйгамбәрләр тарихы» китабындагы мәгьлүматләргә таянып, әгәр Адәм атабыз яшәгән чорга таба юл тотып: Мөхәммәт пәйгамбәребез моннан 1, 5 мең ел, Гайса—2000 ел, Ибраһим—4000 ел, Нух—6000 ел… элек яшәгән дип саный барсак, безнең кебек чын кешеләрнең барлыкка килүенә 40 мең елдан да артык булмаганлыгы төсмерләнә. Җир анабызның гомере миллиардлаган еллар белән исәпләнгәндә, бу срок—диңгездән бер
тамчы гына
Кешелек дөньясы, моннан 7 мең ел элек үк үсештән туктаган дигән сүзләрне дә ишеткән-ебез бар. Имеш без маймылдан аерыла бармыйбыз, киресенчә, маймылга таба барабыз. Бу буш сүз. Беренчедән, кеше маймылдан яралмаганга,ул берничек тә маймылга әверелә алмый, икенчедән, үсешнең тукталмаганы, җәмгыятьнең алга барганы күз алдыбызда: әйтик, әле моннан 100 ел гына элек чабата киеп, сука белән җир сөреп йөргән «мужиклар», бүген, җиңел машиналарда эдертә, электрон приборлар белән идәрә итә. Киләчәктә җир өстен бозучы авыр һәм килбәтсез тимер техникалар урынына, аэробуслар барлыкка килеп…космос буйлап сәяхәт итүебез дә ерак түгелдер.Ә инде: ил белән ил арасындагы сугышларны, кеше санының кими баруын, хатын–кызланың ир–атлардан өстенлек алуын, табигатьнең кырыслана баруын, су басу, җир тетерәү кебек афәтләрне, наркомания–эчкечелек,СПИД кебек яман чирләр таралуын — ничек кенә ахырзаман якынлашу белән бәйләргә тырышмасыннар — болар,фәкать кисәтү генә.
Әлбәттә: Һәр нәрсәнең ахыры булган кебек, тереклек дөньясы да мәңгелек түгел, ләкин җирдәге һәр җан иясе (дөньясы) билгеле бер вакыт эчендә, ниндидер максат белән яратылганлыгы һәм шул миссияне үтәмичә юкка чыкмаганы да мәгьлүм. Гомәр Бәшир әйтмешли: «Кеше-
анасы тудырган өчен генә яшәми».
Әмма...әгәр дин әһелләре,дәүләт чиновниклары яңарыш закончалыгына яраклашып чарасын күрергә теләми икән, яшәгән урыныбыз тарайган һәм андагы халык искергән булып, югарыда санап киткән катаклизмнар аша «камилләшәчәк». Чөнки, Хак тәгалә, кешелек дөньясының бөтенләй юкка чыгуын теләми— шундый чаралар белән булса да, ярдәмгә килеп, ахырзаманны кичектереп килә.
Кеше күктә яралган һәм идеал кыяфәттә. Шуннан чыгып:”Яшәеш— кешеләрнең аң дәрәҗәсе, рухи халәте һәм гәүдә төзеклеге, күктә сакланган беренчел модель–фонтомы белән тәңгәл килгәнчегә кадәр дәвам итәчәк”— дип әйтергә хакыбыз бар. Моның өчен күкнең тагын 3 бөеклеген(катын) үтәсе була. Яшисе дә, яшисе әле.
Назыйф Хәмитов.дипломлы теолог.Дәрвишләр бистәсе.
0 Comments
2 Shares
2 likes

loading...
Show more