❤️❤️Классташларга❤️❤️
Авылымны сагынып искә алам
Кайчакларда килә кайтасы.
Онытылмый укып йөргән чаклар
Күз алдында мәктәп партасы.
Кәгазь,тимер җыеп,уйнап көлеп
Сизелмичә үтте балачак.
Шау-гөр килгән мәктәп коридоры
Мәңгелеккә истә калачак!!!
Нигә кирәк булган"Пифагор"ы,
"Эврика"сы белән бергәләп??
Акча саный белү,шул җитмиме
Укыттылар җанны телгәләп.
Менә шулайрак уйланганбыз
Яшь вакытта,җүләр чакларда.
Акыл кергәч кенә без беләбез
Ялгыш фикер булган башларда.
Кышын чаңгы,кемнәр чана тартып
Чыга идек таудан шуарга.
Ә кичләрен кулга кәшәкәләр тотып
Бозга чыктык алка куарга.
Тирән карны казып урамнарда
Башын каплап окоп ясадык.
Сугыш уены уйнап,арып талгач
Писук сипкән ипи ашадык.
Җәй көннәре озын булгангамы
Буш вакытта футбол уйнадык.
Бакчаларга кереп алма урлап
Шифер түбәләргә атып туймадык.
Уйнау гына түгел эшләдек тә
Утын кисеп чүпләр утадык.
Көтү кайткач терлекләрне карап
Коелардан суын ташыдык.
Яшьлек хатирәсен әллә яңарткандай
Матур итеп яңгыр сибәли.
Җирдә туктап калды бер мизгелгә
Әйләнүдән Кояш тирәли.
Аттестатлар алгач кулыбызга
Таралыштык төрле якларга.
Җыерчыклар чыгып,агарса да чәчләр
Кайтыр идек бала чакларга.
Мәктәп ишекләрен тагын ачар идек
Кайтып булса үткән көннәргә.
Яшь чаклардан калган хәтирәләр
Кала бары сагынып сөйләргә.
Рәис Зеленодольский
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев