*******************
Фәрештәләр нәселеннән мин еракмын,
Күңелемне иман нуры белән агартамын.
Агартырга Аллаһ үзе ярдәм бирә ,
Кыйбла якларына дөрес карый алсам.
Гөнаһ кылмас өчен үзем үгетлимен ,
Ялгыш уйдан сакланып, ерак китәм.
Килеп керсә ялгыш минем тарафка,
Бер Аллаһым хак ! Тәүбә итәм !
Мин үземне аклый алмыйм инде ,
Бар минем дә гөнаһларым.
Якты көнем белән антлар итмим,
Бар күрүчем ул бер Аллаһым .
Үрнәк итеп куя алмас Аллаһ һич бәндәсен,
Ләкин , ул буш итми үзен зурлаучысын.
"Ләә илләһе илләәһны"-ихлас әйтеп,
Мин сорыймын бер Аллаһым ярлыкауын.
Рәфилә Каримуллина. Мәскәү-Казан.
#ИсламДине #ШигъриЮллар #КулланучыданИҗадЯзма #РафиляКаримуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев