Икәү генә яшәп ятыш,
Бабай салып алгалый,
Серкәсе һич су күтәрми,
Эчмә,дисәм,ярамый.
Бүген менә пульт таптыра,
Өйне сыдырып салдым.
Монгол явы үткән төсле,
Үзен чак табып алдым.
Кесәсендә булган пульты,
Капшап та карамаган,
Сукыранып пульт эзләү дә
Бабайга ярамаган.
Һич тынгылык бирмисең, дип,
Үпкәләп барып яттым.
Ябалак күңелен бушата,
Сүзләренә шаккаттым.
Ятам тыңлап һич сүз дәшмим,
Данлый бабаем үзен:
Мин төшеп калган ир түгел,
Орденым бар,ди,минем.
Башкалар читкә йөргәндә,
Ул һич тә ялгышмаган,
Һәрчак яратып яшәгән,
Гомердә алдашмаган.
Мине артык очындырган,
Кундырмаган тузан да.
Башкалар кисәтеп торган,
Ә ул мине кызганган.
Гомер буе көткән икән,
Тапмаганмын малай да.
Әлдә кияүләрем шәп,ди,
Кызлардан аз,ди,файда.
Кияүләре беләләр шул
Йомшак ягын бабайның,
Өстәлгә берне куялар,
Фураң эченә тагын.
Беркөн үгезгә тузына-
Кара каршы сүз әйтеп,
Надзирательдән дә болай
Йөрисең,ди,күзәтеп.
Эшең артык җиңел булды,
Эшләмәдең,ди,тирләп,
Гомереңне үткәрдең,ди,
Бары мәхәббәт сөйләп.
Тик үземчә яшәгәнмен,
Ир сүзен тотмаганмын,
Җылы сүзләр кызганганмын,
Арт биреп йоклаганмын.
Ул бит иш итеп яшәгән,
Яшәгән үтә сөеп.
Бик аз гына авырсам да
Кайгыра икән көеп.
Картайган саен начармын,
Каркылдап торган карга.
Һәр сүзенә каршы сөйлим,
Ничек яшәргә аңа?
Бар эшеннән гаеп табам,
Эчми ничек түзәргә,
Ала карга көне буе
Каркылдаса түбәңдә?
Авызым пулемет шикелле,
Сүзләрем оча икән,
Картайган саен бар көчем
Телемә күчә икән.
Телеңә утпыскы бир,ди,
Ату хәзер май җитәр,
Бәпкә саклаган җиреңнән
Козгын күтәреп китәр.
Абзарда да эшләмисең,
Сыер гына савасың.
Тавыкларыңа да җимне
Тик бер тапкыр саласың.
Болай чыгымчылама,ди,
Тиз тәртәгә керерсең,
Кияүләрең дә сыйдырмас,
Байгош булып йөрерсең.
Юньле эттә белекле,ди,
Хуҗага каршы өрми,
Бер кайгың юк,шигырь язып,
Яшисең нуңа күрми.
Бар нәрсәгә хуҗасың,ди,
Яшәсәң дә җилкәмдә,
Машинамның ачкычы да
Синең халат кесәңдә.
Чәчләреңнән сыйпап үтсәм,
Өстеңә куйсам ябып,
Синең тик бер уй башыңда,
Магазин,дисең,ябык.
Бабай үпкәсе беткәнче
Барын да тезеп салды,
Әзрәк өстәп алды да
Татлы йокыга талды.
Бар гаепне өскә йөкләп,
Һич керфек тә какмадым,
Төне буе эзләсәм дә-
Акланыр сүз тапмадым.
Ир рәнҗеткәч җавабын да
Ничек бирермен инде?
Оҗмаһларга болай булгач
Ничек керермен инде?
Озак уйлап ята торгач
Бер нәтиҗә ясадым:
Ялгыз карчык кемгә иш соң,
Каршы дәшми башлармын.
Кая гына барыр булсам,
Мин машина эзләмим,
Мал каралган,салам килгән,
Мунча яккан,суы кергән,
Рәхәтлеккә түзәлмим.
Әгәр бабаем булмаса,
Шигырь дә тезмәс идем,
Барыр җиргә дә баралмас,
Сезне дә күрмәс идем
Ходай да бит ир-атларга
Каршы чыкмаска кушкан,
Иргә каршы әйткән хатын-
Ходайга була дошман.
Поезд узган ,вагон тузган,
Сайланырга соң икән.
Салгалап кына йөрсә дә,
Алама гына булса да,
Талашыр өчен булса да,
Сайрашыр өчен булса да
Ул исән булсын икән!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12