Әхлак дәресләре.
5⃣7⃣нче дәрес: ата-анаңа "УФ" дип тә әйтмә.
Аллаһы тәгалә әйтә: "Әгәр әти-әниеңнең берсе яки икесе картлыкка ирешсәләр, аларга "УФ" дип тә әйтмә". ("Исраэ" сүрәсе, 22-23).
Картаймыш көнендә кеше сабый балага әйләнә: күп сөйли, еш зарлана, күпне таләп итә... Әлбәттә, олыгайган ата-анасына хезмәт иткәндә кеше сабырсызлыкка бирелергә, үзе дә сизмәстән, ачуга бирелеп аларның күңелен китәрдәй, рәнҗетерлек, кәефләрен төшерерлек сүзләр әйтеп ташларга мөмкин. Шуңа күрә, Аллаһы тәгалә ата-анагызга "УФ" сүзен дә әйтә күрмәгез дип кисәтә.
Имам Куртуби тәфсирендә: "Әгәр олыгайган ата-анаңда, алар синең сабый вакытыңда күргән нәрсәне күрсәң(нәҗес, косык һәм башка күңелсез нәрсәләр), алардан җирәнмә һәм: "УФ" дип әйтмә", - дигән аңлатма килә.
Йә, Раббым, олыгайган ата-аналарын тәрбия кылучыларга сабырлык бир 🤲
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев