(Нижгород өлкәсе, Краснооктябрь районы)
Куандыра туган җирнең киңлекләре...
Шундый гүзәл минем туган Илем!
Һич тиң түгел аңа диңгезләр дә,
Карлы биек таулар, тайга җире...
Сокланам мин гүзәл табигатькә
Ләззәт алам сала тынлыгыннан...
Һаваның да һич юк монда начар чагы
Ел әйләнәсе чәчәктә мин күңлем белән.
Пашат, туган авылым минем
Газиз миңа урамнарың, һәр почмагың.
Дулкынлана тук башаклар -- алтын диңгез
Яратам мин һәр йотымын кое суың.
Тар вә тирән, салкын сулы инеш -- Пьян
Яратам мин аның текә кыя, ярларын...
Ерак офыкны, шау чәчәкле болыннарын,
Төрле төсләргә бизәлгән болытларын.
Яратам урман, күлен, татлы җиләк-җимешләрен
Сөзәк ярда инеш челтерәвен,
Тезелешеп үскән гүзәл каеннарын,
Тоям хәтта сөйкемле карашларын.
Яратам үтәргә сукмаклардан, ялан аяк
Якты хисләремә бирелеп.
Яратам мин киң арыш басуларын,
Яратам җыярга җиләген, савыт тутырып.
Яратам йолдызлы күкләргә тияргә.
Яратам ут ягып бәрәңге күмәргә.
Яратам салмак баян тавышын, кичләрдә
Аллам бар иткән табигатькә сокланып.
Монда бар да башкача. Кояш балкый,
Башкача чәчәк ата сөю бакчасы,
Инандырып җемелди күктә йолдызлары
Башкачарак ява бәхет яңгырлары.
Монда ачык, киң күңелле кешеләре...
Каршы ала, хөрмәт итә һәрбер йортта.
Монда бар да башка, һәм башкача көннәр ага
Аллам шәфкате белән тынлык яши авылымда.
Пашат -- авылым, йөрәгемә газиз җирем минем,
Шашып сөям синең киңлекләрең.
Гүзәл табигатьнең иркә карашлары...
Чәчкә ат һәм һич тә шиңмә әле!
Сөю тулы күз карашымны онытма,
Бу дөньядан хуш, -- дип, әйтми китсәм.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1