Анда республиканың иң көчле 8 гаилә командасы катнашты.
Саба муниципаль районы данын Иштуганнан Макаровлар гаиләсе яклады һәм уңышлы чыгыш ясады.
📌Макаровлар гаиләсе гаилә командалары арасында ГТО фестиваленең муниципаль этабында җиңүчеләр. Аларга түбәндәге сынауларны җиңәргә кирәк булды: - турникта тартылу, идәндә ятып кулларны бөгү һәм җәю, - гимнастика эскәмиясенә таянып кулларны бөгү һәм җәю; гәүдәне аркада ятып күтәрү; урыннан озынлыкка сикерү; - 30 һәм 60 метрга йөгерү; - гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу; - электрон коралдан ату .
💥Ярышлар нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы командасы 4 нче урынны алды.
💫Фестиваль бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды! Спорт мәйданчыгында бердәмлек хөкем сөрде. Ярышлар чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев