Күптән түгел без яңа ремонтланган заманча мәктәптә тирән белем алуга гына түгел, ә физик эшкә, кул осталыгына, уйлап табуга сәләтле булган укучы балалар белән дә очраштык һәм директорның әйткән сүзләренең хаклыгына тагын бер кат инандык. Технология дәресе сыйныфында гаҗәеп кул эшләнмәләрен, уникаль технология белән агачтан ясалган вазаларны күргәч, ирексездән, «Боларны, чыннан да, балалар ясаганмы? Бу үзенчәлекле вазаларны ясау идеясе каян килгән?» дигән сорау туды. Бу сорауны без шушы мәктәптә егерме өч ел технология дәресен алып баручы укытучы, балаларга хезмәт тәрбиясе бирүче Рамил Яһүдингә юлладык. https://magarif-uku.ru/news/news/xezmat-tarbiiase-ham-biznes-ber-tugel
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев