Предыдущая публикация
Сизми калганмын бит дускайларым,
Гомеремнең узып барганын.
Кай арада балаларым үсеп,
Чит җирләргә китеп барганын.
Сизми калдым донья көтәм диеп,
Балаларның үсеп җиткәнен.
Сөялмичә калдым,сөелмичә ,
Ташлап китте мине сөйгәнем.
Сизелмичә генә вакыт үткән,
Чәчләргә дә бәсләр сарыган.
Гомер узып бара,ә мин һаман,
Яшәмәдем дә кебек сыман.
Дөнья көтәм диеп ашкынмагыз,
Дөнья үзе куа камчылап.
Парлы чакның кадерләрен белең,
Бәхет җыела бит тамчылап.
Ильвера Хабибуллина (Садикова).
3.04.2021.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев