Солдат анасына. И сөекле, изге, бөек ана, Сабырлыгың синең чамасыз. Хәсрәт эчләрендә янасың бит, Йөрәк җәрәхәтең ямаусыз. Газиз улың гомерен бүләк иттең, Ватаныбыз чиген сакларга. Чәчкә кебек гомер харап булды, Ут эчендә калып, сафларда. Сулкылдыйдыр, ана, көне-төне, Бәгырькәең тирән ярасы. Ниләр басар җаның әрнүләрен, Өрикме соң йөрәк пәрасын. Тынычлан син, ана, зинһар өчен, Иң югары җәннәттә улың. Сызламый да хәзер яралары, Изге рухы рәхәттә аның. Без җирнеке түгел беребез дә, Күктән килгән, күккә китәбез. Мәңге түгел монда яшәвебез, Өч көнгә бит җиргә килгәнбез. Керсез намус, вөҗдан белән үтте, Язмышына төшкән сынавын. Изгеләрдән изге дәрәҗәгә Лаек булды газиз улкаең. Тереләрдән те
izgetelekler

Изге теләкләр

Добавлено фото в альбом

Показать ещё