АРА ЕРАК...
Гомер талларымда – Язгы бөре!
Шигъри Ярларымда – Якты ташкын!
Тал-бөреле шигъриятем аша
Мин тормышның яктылыгын ачтым.
Күкләр биек, зәңгәр күкләр биек,
Хыял көймәсендә йөзәр өчен.
Туган якның хәтер кашагасын
Энҗе-мәрҗән белән бизәр өчен.
Ара ерак... Бик тә ерак инде...
Кайту көнен көтеп тәкать корый.
Үтә гомер, газиз туган якка
Бәрәкәтле тормыш юрый-юрый.
Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
  • Класс
Йөрәгемне вак-вак кисәкләргә
Турадым да аттым күк йөзенә.
Йолдыз булып янып төште алар
Мәхәббәтнең шаулы диңгезенә.
Әй ярсыды диңгез, әй ярсыды,
Дөрләп-дөрләп янды дулкыннары.
Ул диңгезнең кайнар комнарында
Кемнәр генә ятып кызынмады.
Ә кемнәрдер энҗе-мәрҗәннәрен
Җыеп йөрде төпкә чумып-чумып.
Янып төшкән йолдыз кисәкләре
Әверелгән иде энҗе булып.
Ул диңгездә һаман байлыклар күп,
Ярсуы да әле басылмаган.
Маҗаралар эзләүчеләр өчен
Утраулары да бар ачылмаган.
Дулкыннары яна һаман дөрләп,
Күкнең йөзен ялый ялкын теле.
Кояшның иң кайнар ноктасында
Чәчәк атып ята сөю гөле.
Фәнис Яруллин
  • Класс
Чәй эчәбез утырышып
Тәм том куеп алынга,
Чәйсез тормыш тормышмы ул,
Чәй татарның җаныда.
Эштә дә чәй, ашка да чәй,
Ял итәбез чәй эчеп.
Чәйле табын, күркәм йөзең,
Чәйдә татарның көче!
Туганнар булса яныңда
Дуслар керсә табынга,
Чәй татарның хөрмәт сые,
Һәр вакытта алдыңда.
Чәйдән йөрәкләр җылына,
Мәшәкать, кайгың үтә.
Дуслар белән утырышып,
Чәй эчүгә ни җитә!
Чәй эчкәчтән утырышып,
Эшләрең җиңел була
Серләшкәндә, сөйләшкәндә,
Чәйдән күңелләр тула!
Рамзис Мишәр
Мин хатын-кыз. Минем белән авыр.
Миннән башка кыен меңәр кабат.
Йөз халәткә кереп төрләнсәм дә,
Бүген нинди булсам, шулай ярат.
Мин хатын-кыз. Чык тамчысын күреп,
Яшь тамчысы балкыр битләремдә.
Елак та мин, нечкә күңелле дә.
Хатын-кызмын: сүзләр – хисләремдә...
Көчсезмен мин. Әмма яратканда
Күперләрне яндырырлык янам...
Таш диварлар авар, кыя таулар
Буйсынырлар шушы көчсез җанга.
Мин яратсам – бар барлыгым сөя,
Тугрылыгым – булат ныклыгыдай.
Бар дөньясы гаеп такканда да
Мин ышанам синең хаклыгыңа.
Мең кат үләм, мең тереләм көнгә,
Хисләремнән үзем тынсыз калам.
...Бүген нинди булсам – шулай ярат,
Мин барыбер син теләгән булам...
Гөлнара Сабирова
Һәр адымны уйлап атлый белсәк,
Абынмас та идек, ялгышмас та.
Юк шул инде, кайчак һәрберебез,
Чүгеп ала җиргә, ялгыш баса...
Хаталана, аннан яшен сөртеп
Төзәтә ул кылган һәр ялгышын.
Кабул итә сынаулары белән
Ходай язган шушы язмышын...
Егыла да кабат торып баса,
Күрсәтмәскә теләп яраларын.
Эчтән генә тели, йөрәк аша:
Бирмә, диеп, берүк, яңаларын.
Шуның белән бәлки кадерле дә,
Газиздер ул гомер дигәннәре.
Юкка гына халык әймәгәндер,
Сыный, диеп, Ходай, сөйгәннәрне.
Тормышыңның һәрбер яңа көне,
Бүләк сыман кабул ителә.
Ничә тапкыр көнгә елмаябыз,
Ничә тапкыр күңел кителә...
Шулай бара... артларыңа баккач,
Ялгышны да көлеп искә алыш.
Бик кадерле, газиз була икән,
Ходай язган мең сынаулы яз
Бал кортлары һич кенә дә,
Чәчәксез гөлгә кунмас.
Бердәнбер ул, булыр берәү,
Бердәнбер - ике булмас!
Моңсыз булса да күңелләр,
Йөрәкләр - зарсыз булмас.
Бөгелсә дә, көчле - сынмас,
Түгелгән - тулы булмас...
Кайгы үтмәгән, хәсрәтнең,
Ни икәнлеген белмәс.
"Кемгәдер" чокыр казыган,
Үзе дә рәхәт күрмәс!
Ялгызларның хәлен исә,
Парлылар төгәл белмәс.
Хис -тойгылар кайнар булса —
Мәхәббәт яшьнәр, үлмәс!
Язмышлардан юк узмышлар.
Язмышлар - бездән тормас...
Гомерләр дә, һич кенә дә —
Үкенүләрсез узмас!
Раушания Сафина
Эзләмә яктылык, үзең сип нурыңны,
Ярдәмең кирәктә суза бел кулыңны.
Җылылык эзләмә, үзең ян, үзең көй,
Ярату эзләмә, өзелеп үзең сөй!
Яктылык сүнмәсен, дөрләсен җаныңда,
Иң газиз кешеләр булсыннар яныңда.
Йөрәгең җылысын тойсыннар үзеңнән,
Елмаю китмәсен беркайчан йөзеңнән.
Мәхәббәт яшәсен йөрәгең түрендә,
Дәрьялар кичсәң дә сагышка төренмә.
Һәр мизгел, һәр көннең белеп кал кадерен,
Гомер ул бер генә, онытма, кадерлем!
Гөлара Шәрипова
Суган утырту
Суганны утыртыр алдыннан аны киптереп, атна буе 20-25 градуста тотарга кирәк. Шуннан соң өч сәгать тозлы суда тоту мөһим – бер литр суга 1 аш кашыгы тоз кирәк.
Аннары юып 2 сәгатькә марганцовкалы суга салсаң яхшы. Микробларны һәм авыруларны үтерү өчен ике сәгать җитә. Тагын юарга, азрак кына киптереп, юеш буразнага утыртырга кирәк. Буразнага ком сибеп чыгарга да онытмагыз. Суган эре була, бервакытта да ук җибәрми.
Суган чебенләмәсен өчен
Суганның беренче кыягы чыгу белән аңа бер чиләк суга 2 аш кашыгы нашатырь спирты кушылган катнашма сибәбез. Аннан соң чиста су белән юабыз. 10-14 көннән соң бер литр суга 1 аш кашыгы тоз салган катнашма сибәбез. 10 көннән соң куе марганцовкалы
Кичер Раббым, гөнаһларым булса,
Хаталарым булса, гафу ит.
Белеп-белми кылган ялгышларга,
Этәрүче язмыш үзе бит...
Кичерә күр, кайчак абынуым
Начар ният белән түгел лә.
Бөртек кадәр хаттә явызлык юк,
Гел яхшылык кына күңелдә...
Кичерә күр, сиңа якын булып,
Бераз гына ерак булганга.
Коръән китапларын тотмасам да,
Сиңа дәшәм дога кылганда...
Шатлык килсә, сиңа рәхмәт укыйм,
Кайгы килсә, синдә өметем.
Мин дини дә түгел, тик барлыгым
Синең белән һәрчак бербөтен.
Ялгышлар да булмый калмагандыр,
Гафу сорыйм, кичер, Раббым, дип.
Ярый син бар, кыен чакларымда
Тынычлыкны синдә таптым бит...
Гөлара Шәрипова
Бу язга бер үпкәм юк минем –
Елмая көннән-көн яктырак.
Сабырым сынганда...
Еласам...
Тик тора мөлдерәп... аптырап...
Ул бары яз гына. Нарасый.
Ул белми язларның бүтәнен:
Мин ничек таңнарда уянып,
Сагынып, күзләрең үпкәнем.
Һәм ничек сагыштан... үлгәнем,
Синнән соң яшәгән дәвердә.
Бу язга бер үпкәм юк минем.
Ул миннән,
Мин аннан –
Бәхилләр.
Луиза Янсуар
Показать ещё