Кеше дөньяга матур, сабыр, мул тормыш кичерергә туа, бу минем фикеремчә. Ике куллы, ике аяклы, ике күзле адәм баласы туып үз адымнары белән сынаулы тормыш юлы буйлап атлап китә. Кемгә ни язганын Ходай бер үзе генә белә.
Бүгенге язмам ирем Наил Әнвәр улы Едиханов турында.
1968 елның 7 февралендә дөньяга аваз сала ул. Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылында яшәүче гади крестьян Фатыйма белән Әнвәр Едихановлар гаиләсендә өченче бала булып үсә Наил. Ике апасына, әни-әтисенә юаныч һәм таяныч була.
Урта мәктәптә укый, барлык субботникларда, ярышларда катнашырга тырыша. Гаиләсендә дә барлык өй һәм йорт эшләрен башкарырга ярдәм итеп, тыйнак, матур, сабыр егет булып яши.
Урта мәктәпне тәмамлагач 1986 елны Наил армия сафларына хәрби хезмәтен үтәргә диеп повестка ала. Югославские советские войскага хәрби хезмәткә эләгә ул.
1987 елнын май аенда солдатлар арасында зур учениелар вакытында Наилнең кулында эштән чыккан гранат шартлап уң кулынын учын өзә.
Миңа Наил болай дип сөйләгән иде:
- Янымдагы хәрби хезмәттәшем үзбәк малае минем рәвешне күреп, аңын югалтта. Мин жгут сорыйм, ә ул аңсыз. Шулай итеп жгутны үзем алып кулымны терсәктән түбән бәйләп куйдым. Белмим авырту шогы, белмим куркудан мин берни тоймадым...
Аны госпитальга алып китеп ярдәм күрсәтәләр. Ике-өч атна эчендә Наилгә операция ясап, уң кулынын терсәктән түбән ягын яртылаш кисәләр.
Реабилитация узып, протезлар үлчәп, ярты ел вакыт утә. Шулай итеп бер ел ярым вакыт үткәч Наил комиссовать ителеп ойгә кайта.
Ике метрлык, ике куллы, ике аяклы булып киткән ир-егет уң кулын югалтып, өченче группа инвалиды булып әни-әтисе өенә кайтып керә.
Наил рухын ныгытып, әти-әнисен жәлләп, сул кулы белән язарга, үз-үзен карарга ойрәнә һәм матур хәрефләр белән әнисен тынычландырып, кайтыр алдыннан хат язып жибәрә: «Әни, хәлләрем яхшы, тиздән өйгә кайтып житәрмен. Әнием, кайгырма, бер начаррак хәбәрем бар, учениелар үткәндә ун кулым әзрәк яраланды. Әнием, кайгырма, бар да яхшы, хатымны сиңа сул кулым белән язам…» - дип яза ул әнисенә.
…Наилнең көчле рухлылыгына искитәрлек!!!
Өйгә кайткач ул Мәләкәс шәһәренә юридический техникумга укырга керә. Кулында протез булгач, аның кулы юклыгын кем дә белми, чөнки ул халыкның эшләгән эшеннән аерылып калмый: бәрәңге җыяргамы, чөгендер үдерергәме, бернинди эштән тартынмый. Бер куллы димәсеннәр диеп халык белән беррәттән эшләп йөри.
Уку йортында Татьяна исемле кыз белән танышып 1990 елда Наил тормыш кора һәм Мәләкәстә яшәп китә. Берсе-берсеннән матур ике бала табып үстерәләр. 1991 елнын май аенда уллары Руслан, ә инде өч елдан сон 1994 елнын январь аенда кызлары Альбина туа.
Тормыш бит ул бертөрле генә түгел: агы да була, карасы да, турысы да була, сөйкәлтәлесе дә.
Бер-берсенең холкын аңлап җиткермичә яшь гаилә аерылырга карар кыла. Наил йомшаграк йөрәкле булгандыр инде (ике баласы аның белән калабыз дигәннәр) ике баласын тотып, туган авылына - Иске Мостякка туган йортына әтисе янына (әнисе үлгән була инде) кайтып керә.
Наил ике баласын, авыру әтисен тәрбияләп, барлык өй эшен эшләп, аш-су пешереп, ипи белән пәрәмәчәләргә камыр басып, токмачлар кисеп, яшелчә бакчасында кыяр, помидор, кәбестә, кишер һәм башка яшелчәләр үстереп, кышкыга банкаларга тозлап, йортта кош-корт үстереп, йортта сарайлар, заборлар төзеп, әкрен генә гомер кичерә.
Балалар үсә, авыру әтисе якты дөнья белән хушлаша. Үзе Иске Мостяк урта мәктәбендә кышкы вакытта котельнаяда оператор, язгы вакытта төнге сакчы булып хезмәт итә.
Алдарак әйтелгән сүзләрне кабатлап, тормыш бер урында тормый инде шул…
2011 елнын январь аенда без Наил белән интернет челтәренен «Одноклассники» сайтында танышып киттек. Берәр ай аралашкач, безнен бертөрле кызыксынуларыбыз булуы ачыкланды.
2011 елнын 24 июненда без гаилә корып жибәрдек.
Мин үзем Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә хезмәт итәм. Иске Мостяктан бергә килеп, бергә кайтырбыз диеп, Наил Иске Кулаткының беренче номерлы «Гөлчәчәк» балалар бакчасына жыештыручы булып эшкә урнашты. Аның кулы юк диеп, бер ай сынау вакыты белән ярты көнлеккә эшкә алдылар.
Ләкин мине көтеп, ул тулы көн буе, балалар бакчасынын тирәсеннән барлык чүп-чар агачларын чабып, йортларын җыештырып тәртипкә салып бер ай буе эшләп йорде. Аннан аны рабочий ставкасына күчерделәр. Бу вазыйфасын Наил аеруча яратып, җиренә җиткереп башкарды һәм үзе эшенә үзе сокланып йөрде.
Шул арада мин аның машина йөртергә таныклыгы барлыгын белдем. Без авылдан эшкә килеп йөрер очен машина алдык. Билгеле инде, машинада тизлек рычагы уң якта, уң кул белән күчерер өчен ясалган.
Үзенә уңай ясап Наил рычагны озайтып «ярты» кулына чаклап куйды.
2012 елнын апрель аенда безнең уртак балабыз – кызыбыз Зарина туды. Наилнең шатлыгыннан түбәсе күккә тиде!
Шул кечкенә балабызга бер кулы белән төрле уенчыклар – курчакларына утыргыч, өстәл, кровать, сәленгеч һәм тагын әллә нәрсәләр ясап куйды ул.
Шул арада йортта печән чабып, бакчада жир басып, кышын кар арытып, утын ярып, пичләр ягып тормыш кичердек.
«Гөлчәчәк» балалар бакчасында төрле төзелешләр - кечкенә өй бурасы, кечкенә кое, тегермән, күпер, борынгы рус миче, алмалары алына торган алмагач ясап куйды ул. Идәннәр түшәү, забор ясау, йорттагы сарайларны төзекләндерү - барысын да Наилнең алтын кулы ясаган.
2013 елнын июнь аенда без Иске Кулаткыда өй алып күчеп килдек.
Өй дисәң хәтере калыр сыман: стена, идән хәм потолок. Тәрәзә юк, ишек юк...
Наил бер кулы белән шул өйдән әкияттәге сандык ясап жибәрде. Әле дә шул арада йортта кабаклар (капкалар), заборлар ясап, тәмле ризыклар да пешереп өлгертә иде.
Бердәнбер көнне мотоблок алып кайткан. «Әстәгафирулла, ике кул белән кайбер ирләр тоталмый, ничек бу бер кул белән җингесе кели икән», - дигән беренче уйларым иде минем.
Шылтым чыкмый дәшми йөрим.
Иртә таңнан мотоблок тавышына уяндым. Йортка чыксам, Наил бакчада эшли. Якынрак барып карасам, уң янтык тоткычына пожарный рукав кисәгеннән браслет ясап борып куйган, һәм бик ялт иттереп бакча жирен эшләп йөри...
Икенче көн таңнан кадак кагу тавышы уятты мине. Йортка чыксам, Наил бакчага штакитник суга. Һәрвакыт уйлый идем, ничек бер кул белән кадак суга икән бу? Кеше бер кулы белән кадак тота, икенчесенә чүкеч тотып кадакны кага.
Менә үз күзем белән күрдем – Наил кадакны кулы белән кадый агачка, аннан чүкеч белән бер сугуда аны агачка кертә. Нинди көч кирәк бит, ә!!!
Шул арада агач белән генә түгел, эретеп ябыштыру аппараты белән тимер ябыштырып гараж төзеде, таштан төзүче булып таштан яңа мунча төзеде. Кирәксә төймә кадый, сүтек әйберне дә беркемнән көтми үзе ямап куя...
Шулай итеп 12 ел Наил белән әкрен генә барлык халык кебек гомер кичердек. Минем ике баламны үз итте, киявемне, оныгымны үзенеке кебек күрде.
Анын ике баласы гаиләләре белән, минем ике балам һәм уртак кызыбыз, икебезгә биш бала, биш онык, ике кияү, бер килен.
Аларны каршы алып-озатып, күршебездә яшәгән әниемә ярдәм итеп матур гомер кичереп килгәндә тормышыбыз челпәрәмә, асты өскә капланып бик койты хәлгә килде.
Наилемнын эче авыртып, йөзе сап-сары саргаеп чыкты. Диагноз тагын да билгә сугып аяктан екты - «Опухоль головки поджелудочной железы»...
Минем күз алларым караңгыланды, тавышым югалды, якты кояшым кап-кара болыт белән капланды...
9 ай маташтык, кай жиргә генә җитмәдек, ничә операция кичердек. Наилем күземә генә карап тора иде. «Миңа ярдәм ит инде» дигән ялварулы караш иде ул.
Наилемнын көче беткәндә, «Миннән көч ал, минем коөчем икебезгә дә җитә», - диеп анын ябыккан гәудәсен кочаклап этә идем.
Каян килеп чыккан ул – ачулы, каты тырнаклы кап-кара кагау кебек рак дигән авыру???
Кулында граната шартлап сау калган адәм баласын шул койты авыруның тырнакларыннан тартып ала алмадым шул мин, көчем җитмәде…
2023 елнын 20 мае таңында минем кочагымда Наилем җан бирде…
12 ел хатын-кыз бәхете күреп, матур тормыш, янадан ремонтланган өйләрдә, яңа мунча төзелгән, зур йортта биш бала кочаклап мин тол калдым.
Әйтерсен, Ходай Тәгалә Наилемне миңа тормыш катыртырга, рух көчемне тагын да ныгытырга фәрештә булып жибәргән. Ә инде ул фәрештәнең җирдә вазыйфалары беткәч, кире үз янына – һавага алган.
Менә бүген Наилемнын туган көне – аңа 56 яшь тулган булыр иде. 55 ел якты дөньяда яшәү бик аз инде... Ләкин аның тормышта өч баласы, эшләгән эшләре, изгелекләре, кылган гамәлләре, халыкка, туганнарына, бала-оныкларына, якыннарына биргән киңәшләре мәңге онытылмас, якты, матур киң эзләре булып калды.
Әлфия Едиханова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев