Гомерләрне айлар, еллар саный,
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын ниләр бар соң?
Гомердән дә кыска нәрсә бар?
Кушымта:
Гомер берәү, икәү түгел гомер,
Яшенәрдәй кирәк яшьнәргә.
Шул гомернең кадерләрен белеп
Яшәргә дә әле яшәргә.
Ай белмибез аның кадерләрен,
Йөгереп кенә үтеп китә ул.
Йөзебезгә җыерчыклар сала,
Чәчебезгә чаллар кертә ул.
Кушымта:
Гомер берәү, икәү түгел гомер,
Яшенәрдәй кирәк яшьнәргә.
Шул гомернең кадерләрен белеп
Яшәргә дә әле яшәргә.
Көйләрнең дә моңы бетеп бара,
Төсләрнең дә төсе югала.
Ниләр булды икән бу гөлләргә?
Нәрсә булды икән дөнъяга?
Кушымта:
Гомер берәү, икәү түгел гомер,
Яшенәрдәй кирәк яшнәргә.
Шул гомернең кадерләрен белеп
Яшәргә дә әле яшәргә.