Сезгә бу көй танышмы? «Ерактагы йолдызым» фильмында яңгырый ул! Аның авторы — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара конкурслар лауреаты, композитор Гөлнара Беляева. Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында «Җырчы буласым килә» дип исемләнгән җыентык басылып чыкты. Әлеге җыентыкта композиторның сезгә таныш булган бик күп әсәрләре туплап бирелде: шаян җырлар, романслар, патриотик җырлар, хор өчен әсәрләр һәм эстрада лирикасы. Китап ике бүлектән тора: беренчесе — өлкәннәр өчен, ә икенчесе — балалар җырлары. Гөлнара Беляева — теория белгече, композитор, иҗади тормышын 40 ел дәвамында хорлар белән бәйләгән музыкант-практик. Татар композиторы Шамил Тимербулатовның бертуган сеңлесе. 40 елдан артык бишенче балалар музыка мәктәбендә укытучы булып эшли.
⠀
Вам знакома эта мелодия? Она из фильма «Ерактагы йолдызым» («Моя далекая звезда»).Автор этой мелодии заслуженный деятель искусств РТ, лауреат международных конкурсов, композитор Гульнара Беляева. Еще больше разнообразных песен вы найдете в новом сборнике Гульнары Беляевой «Җырчы буласым килә!», который недавно увидел свет в Татарском книжном издательстве. В него вошли самые разнообразные песни: и патриотические, и шуточные, написанные в народном стиле, и романсы, и хоровые, и эстрадная лирика. Книга состоит из двух частей: в первой песни для взрослых, во второй — детские мелодии