Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Соң түгел
8.
Кайтканда, аның хәтеренә нәкъ шушы комментарий килеп төште. Теге ханымга җавап язачак ул. Исеме дә матур – Гөлшат!
«Сабакташлар»да Гөлшатның битен эзләп табып, аның белән «дуслашты» һәм, аның: «Беләсе иде, бу матур егетнең уенда ни икән?» – дигәненә каршы болай дип хәбәр язды:
– Сәлам, Гөлшат! Инде егет чаклар үтсә дә, егетләрчә уй йөртәбез! Гөлшат онлайнда иде, аның хатын көтеп кенә торгандай, җавап килеп төште: – Минем сезнең хакта күбрәк беләсем килә, Әдип! Вакытыгыз булса, үзегез хакында язсагыз иде!
Әдип уйга калды. Нәрсә дип язарга? Төймә басып түгел, балта-көрәк тотып күнеккән калын бармаклары, клавишаларны көчкә эзләп таба-таба, әкрен генә сүзләр тезде:
– Башта минем үземнең сезнең хакта беләсем килә!
– Авылда фельдшер булып эшлим. Менә әле дә пунктта утырам. Бүген, Аллага шөкер, авырулар бөтенләй юк. Әби-сәбиләр өйләрендә генә ята бугай. Алар көзен-кышын күбәя башлый. Кызыма унбиш яшь. Ирем, аңа биш яшь тулгач, авариягә очрап вафат булды.
– Мин – балта остасы, – дип язды Әдип. – Хәзер агроном һөнәрен өйрәнергә йөргән көн. Хатын белән аерылыштык. Ике балам бар.
– Без икебез дә – сыңар канат икән... – дигән җавап килде Гөлшаттан.
Ирнең күңеле йомшап китте. Ничектер, үз хәле турында читтән бәһа ишетү авыррак... Әйе, сыңар канат шул...
– Сезнең пункт ничәгә кадәр эшли? – дигән сорауны җыйды ул ноутбук төймәләрендә.
– Бишкә кадәр... Ә нигә?
– Болай гына.
– Әллә авырып торасызмы?
– Әйе шул.
– Кай төшегез авырта?
– Бөтен җирем дә. Йөрәк сызлый, теш сыкрый, баш чатный, буыннар каткан, бил кәкрәйгән!
– Ай-һай, симптомнар хәтәр икән! Диагноз куеп бетерерлек түгел!
– Менә шуңа сезгә барып чыгам әле! – дип язды Әдип, кызып-кызып. – Көтегез!
– Бүген үкмени?! – Гөлшаттан аптыраулы «смайлик»лар яуды.
– Хәзер үк! – диде Әдип, һәм, сайттан чыгып, ноутбукны сүндерде. Йөгереп чыгып, «МАЗ»ын кабызды да Гөлшатларның авылына китеп тә барды. Сайттагы фотосына караганда да чибәррәк иде Гөлшат. Матурлыгыннан бигрәк Әдипне аның йомшак холкы әсир итте. Сөйләшкәндә гел елмаеп кына тора, күзеннән, йөзеннән нур чәчелә кебек. Ә тавышы сандугач сайравына тиң. Бу тавышны көннәр, төннәр буена тыңласаң да ялкытмас кебек, киресенчә, аны гел ишетәсе генә килеп тора. Хатын да аны тәү күрүдә үк ошатты сыман.
Әйтерсең, ун ел буе аның җавап язарын көтеп торган.
Мәктәп укучысыдай, башы-аягы белән гашыйк булганын сизми дә калды ир. Тик, авызы бер пешкәч, мәхәббәт дигән хиснең, хатын-кыз дигән затның ягымлы гына түгел, көйдерүче-яндыручы икәнен дә белә иде ул. Гөлшатлар авылыннан чыгышлый, биш чакрымлы озын урамның очында туктап, эскәмиядә утырган бер әбидән юл сораган булды. Әлбәттә инде, авылның фельдшеры турында белешергә дә онытмады. Әбиләр – авылның «Яндекс»ы белән «Гугл»ы инде ул – карчык минуты-секунды белән бөтен мәгълүматны чыгарды да салды:
– Гөлшатмы? Аның кебек әйбәт хатын районда юк! Кулы шифалы аның. Чиреңне бер карау белән белә. Даруы шунда ук килешә! Инде кияүгә чыгып, китеп бара күрмәсен, дип теләп кенә торабыз!
– Ул кияүдә түгелмени?
– Ире үлгәч, бүтән чыкмады. Кызын үстерде менә дигән итеп. Кызы да үзе кебек медицинскийга җыена, диләр бит. Ә син үзең кем буласың әле? Күрше авыл Радик малае инде әллә? Нишләп йөрисең?
Әбинең сораулары күбәйгәнче, Әдип, саубуллашып, китәргә ашыкты:
– Әйе, шул кеше инде мин! Ярар, апа, рәхмәт, исән бул! – дип, машинасына таба атлады.
Туй
Заһидә апаның йорты бүген гөр килә. Ачык тәрәзәләрдән Элвин Грей, үзебезчә әйткәндә, Радик Юлъякшин дигән Уфа егетенең «Уфтанма» дигән җыры яңгырый.
Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип,
Чал чәчең күрсәң дә, уфтанма.
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә,
Уфтанма, уфтанма, уфтанма...
Капка төбендә бәйрәмчә киенгән бала-чага үз уеннарын уйный, телефоннары белән мактаныша. Өлкәннәр өйдә. Мулла бабай никах укып кайтып киткән, инде туй мәҗлесенең, кем әйтмешли, «рәсми булмаган» өлеше башланган. Әдипнең ике апасы, ике җизнәсе, аларның балалары, Заһидә апа, Гаяз абыйның туганнары, кода-кодагыйлар җыелган. Бу туйда Гөлчәчәк белән аның әти-әнисе генә катнашмый. Капка төбендә шатланышып уйнаган балалар арасында – Диләрә, табын янындагы үсмерләр арасында Шамил дә юк. Аларны ияртеп, Гөлчәчәк Уфага, зоопаркка китте.
Соң түгел!
Әдипнең эшен район үзәгенең шактый искерә төшкән, күптән ремонт күрмәгән хөкем бинасының утырышлар залында карадылар. Бик күп судларның шаһиты булгандыр бу лагы кырылган паркет идәннәр, буявы коела төшкән агач рамнар, урыны-урыны белән куба башлаган саргылт штукатурка... Ә җиһазга акча бүленгәндер, күрәсең: кызыл дерматин урындыклар, заманча өстәлләр өр-яңа.
Утырыш иртәнге унда башланырга тиеш иде, шулай булды да. Тиешле кешеләрнең барысы да тиешле вакытка җыелып беттеләр. Башка бик күп утырышлардагы кебек, судья Хәкимова да, дәүләт гаепләүчесе прокурор Харитонов та җитди һәм эшлекле кыяфәттә иделәр. Алар икесе дә инде урта яшьтән өлкәнрәк, тәҗрибәле. Караласы эш белән яхшылап танышканнар, чөнки Карамов эше, башка шуңа охшаш эшләрдән озакка сузылуы, апасының энесен актив яклашуы белән телгә менгән иде. Әнә бит, документлар, протоколлар тупланган томнар тау сыман өелгән. Ә ул тау эчендә асылташлар түгел, кан-яшь, аһ-зар... Кеше гомерләре, кеше язмышлары... Район, республика гәзитләрендә дә мәкаләләр булды, авария хакындагы сюжет шул көнне үк телеэкранга менде. Бу аңлашыла да, авария җитди: ике кеше, дөньяга туып та өлгермәгән сабый һәлак булган!
Әнә – вафат булган шофёрның сеңлесе. Уртача буйлы, шомырт кара кыска чәчле, кара кысалы тар күзлек кигән бу ханым иртән үзен шактый агрессив тотты. Утырыш башланганчы әле, коридорга килеп керү белән, тирә-якны тынгысыз карашы белән айкады һәм, Әдипне күреп, аның каршына килеп басты, өстенә очып кунардай булып:
– Озак йөрдең иректә! Син бит – кеше үтерүче! Синең урының – рәшәткә артында! – дип кычкырынды һәм, кызарынып-бүртенеп, күзем күрмәсен, дигәндәй, ишек төбенә барып басты.
Әдип, барысына да әзер булырга, каты-нык торырга дип әзерләнеп килгән иде. Шулай да бу сүзләр, өстенә бозлы су сипкәндәй, гәүдәсен куырып алды.
Һәлак булган яшь ханымның әтисен ул тәү тапкыр шушында, суд залында гына күрде. Әнисе, кан басымы күтәрелеп, утырышка килә алмаган. Ябык кына, озынча буйлы әти кеше авыр сабыр холыклылардан иде, ахры. Аның тирән сырлар баскан, авыл кешеләрендә генә була алганча, кояшта янган, җилдә какланган йөзенә карап берни дә белеп булмый. Тик шунысы ачык: ул кызының үлемен бик авыр кичергәндер, иңнәре нәкъ шул авыр кайгыдан басылгандыр, карашы шуңа шулкадәр авырдыр. Судьяның сорауларына ул өзеп-өзеп кенә, берәр-икешәр генә сүз белән җавап бирә барды. Әдипкә борылып та карамады, аларның карашлары бер тапкыр да очрашмады. Бусы тагын да авыррак иде. Бу сүзсезлек, бу авыр сабырлык Әдипнең дә иңен таш булып баса иде кебек.
Шуңа күрә дә ул суд эше башланганда була торган формаль мәшәкатьләрдә үзен бик тынгысыз тотты. Хәтта адресын әйткәндә дә ялгышты, көннәрне бутады. Тирләп-пешеп, бертуктаусыз маңгаен, җилкәсен сөртте. Ярый әле Әминә апасы кичтән кесәсенә кулъяулык салган булган.
Әдипнең адвокаты Уфаныкы иде. Шактый күп эшләрдә үз сүзен үткәрә алган, калын гәүдәле, чал чәчле, күзлекле абзый иде ул. Аның төп сыйфатын саклык дип билгеләү дөрес булыр иде, мөгаен. Ашыкмый, һәр сүзен үлчәп, уйлап сөйли. Кулындагы кәгазьгә күз дә салмый. Башкаларны яхшы итеп тыңлый белә. Аның чыгышы экспертиза нәтиҗәләренең каршылыклы икәнлегенә, тикшерү эшен алып барганда, схемалар, протоколлар төзелгәндә, байтак ялгышлар җибәрелгән булуына нигезләнгән иде. Эшкә теркәлгән, тәгәрмәч эзе төшерелгән бердәнбер фото да, көчле дәлил буларак телгә алынды.
Гаепләүче Харитонов исә – үз-үзенә ышанган, акыллылыгы йөзенә чыккан мөлаем кеше – авариянең типик булуына басым ясады, «Киа»ның каршы якка чыгарга сәбәбе юклыгын, аның алдында юл ачык булып, хәрәкәткә комачау тудырмавын ассызыклады:
– Логика белән уйлап карагыз: «Киа» водителе алдында чиста полоса, юл түбәнгә таба, ә «Форд»ның алдыннан авыр йөк машинасы бара! Кем обгонга чыгарга тиеш? Әлбәттә, «Форд»! Барча фактлар, ике экспертиза нәкъ шуны исбатлый!
Судья Хәкимова, вазифасына килешкәнчә, һәркемне дә игътибар белән тыңлады. Аның үтә сынаулы карашы Әдипне гүя үтәли тишә иде сыман. Әмма ул ашыга һәм нәрсәгәдер борчыла иде сыман. Берничә мәртәбә алдындагы Җинаять кодексын ачып карады. Сорауларын битараф халәттә бирергә тырышса да, ниндидер бер мизгелдә Әдип барысын да аңлап алды. Судья сораулар бирә, ләкин инде бу сораулар сорау түгел, гаепләү булып яңгырыйлар иде. Алардан Әдип үзен көткән киләчәкне тоеп алды! Бу мизгелгә кадәр өмет бар иде әле. Әле нәрсәнедер үзгәртергә соң түгел кебек иде... Инде бетте.
Инде ул утырыш барышын игътибарлап карамый-тыңламый да башлады. Барысы да ачык, хәл ителгән! Ләкин спектакль бара, тамашачылар ишетергә тиешле сораулар, тиешле җаваплар яңгырый. Ә һавада инде хәл ителгән карар «йөзә»... Ул карар судьяның тынгысыз карашына язылган, Харитоновның акыллы йөзендә чагыла, адвокатның тыныч кыяфәтеннән беленә... Карар Әдип файдасына түгел. Иң гаҗәбе – Әдип моңа кайгырмый. Ул аның шулай буласын белә, көтә иде кебек инде. Һәм ул язмышына риза.
Әминә апасы әле моны белми. Ул әнә, гадәтенчә, кабалана-кабалана, тирләп-пешеп, үз исбатлауларын китерергә тырыша. Әйе, ул чыгышын әллә кайчан, айлар буена алдан әзерләгән. Тик юкка... Болар бар да бушка...
Судның булачак карарын мәрхүмнәрнең якыннары әле белми. Шофёрның сеңлесе, көйдерердәй булып, әледән-әле Әдипкә каш астыннан утлы-нәфрәтле караш ташлый. Кызын, туып та өлгермәгән оныгын югалткан абзый, кайгылары, хәсрәтле истәлекләре актарылып, тагын да ныграк бөкрәйгән, башы тагын да ныграк иелгән...
Хәлләрнең шулай тәмамланасын әнисе дә белгәндер. Белгәнгә күрә, моны кабул итәргә теләмәгәнгә күрә, бу дөнья белән алыш-бирешен өзәргә ашыкты ул. Юкса күтәрә алмас иде бу хәбәрне! Йөрәге ярылыр иде...
***
Әдип Гөлшат белән кичәге сөйләшүне хәтерләде. Төн буе керфек тә какмый сөйләшеп чыкты алар. Яшерер нәрсә юк, алар тәҗрибәсез яшь егет белән кыз түгел. – Көтәрсеңме? – диде ул, караңгы булса да, йөзен Гөлшатның куе, хуш исле чәчләренә яшереп.
– Ничек инде көтмим? – дип, сорауга сорау белән җаваплады хатын.
– Бик озак булса дамы?
– Гомер буена да! – Бераз торгач тагын өстәде. – Мин бит инде болай да шундый озак көттем сине!
– Сиңа безнең йортта торырга кирәк булачак, Гөлшат! Нигезне суытырга ярамый.
– Мин риза...
– Миңа синең шушы сүзең кирәк иде! Рәхмәт, Гөлшат! Тик син курыкмассыңмы?
– Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм! – диде хатын. – Мин Аллаһы Тәгаләдән генә куркам. Без монда вакытлыча гына! Ә аннан соң безне мәңгелек көтә! Анда нахак та, газап та юк! Барысы да ап-ачык! Син дә көяләнмә!
– Мондый сүзләрне каян беләсең? – дип, аптырап, сорамыйча булдыра алмады ир.
– Акыл иртә керде бит, – Гөлшатның елмайганы сизелде. – Фельдшер булгач, бала туса да, кеше үлсә дә, миңа йөгереп киләләр. Курыкмаска өйрәндем. Төннәрем дә ялгыз иде – уйланырга вакыт җитәрлек булды.
– Син миңа ышанасыңмы соң? – Әдип бу сорауны бирми булдыра алмады. Гөлшат эндәшмәде. Йомшак кулы белән аның ябык чигәләрен сыпырды. – Ышанмасам, мин монда ятмас идем... – диде.
– Гөлшат... – диде ул бераздан. – Басу-кырларыбызны ташламаска иде...
– Бер эшкә дә соң түгел! – дип, аны хуплады хатын. – Шул исәптән, агроном булырга да!... Соң түгел! Без әле синең белән мәчет салачакбыз. Башта – сезнең авылга, аннан – безнекенә!
***
Судья хөкем карарын укый башлады. Әдип, күтәрелеп, Гөлшатка карады. Күзләр очрашты. Хатынның йөзендә балкыган тынычлык, якты нур, гүя, аның йөрәгенә дә күчте. Аркасы турайды. Җиңел сулап куйды. Һәм, хәтеренә мәңгегә сеңдерергә теләгәндәй, аңа йотылып карады. Тәмам бетеренгән, йөзе качкан апасына да томырылып бер карап алды. «Апам, рәхмәт сиңа!» дип әйтәсе килде...
Менә аңа соңгы сүз бирделәр. Ул күкрәген тутырып сулыш алды да соңгы сүзләрен әйтте:
– Кичерегез мине, тик минем гаебем юк!
Дилбәр БУЛАТОВА
#укы

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11