Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Соң түгел
6.
Янгын
Йөрәге алынган Заһидә ап-ак оекбаштан апрель урамына йөгереп чыкты. Шулай, өстенә дә, аягына да кимәгән килеш, түбән очка – улларының йортына таба йөгерде.
Ике-өч урам үтүгә, сулышы бетеп, бөгелеп төште. Янгын чыкканын ишетеп йөгерешә башлаган кешеләр аны күреп алды. Кемдер үзенең шәлен, фуфайкасын салып бирде. Ул, сулышы бераз тигезләнүгә, шул фуфайканы кияр-кимәс, шәлне ябар-япмас килеш куе кара төтен ургылган якка омтылды.
Аһылдап килеп җиткәндә, байтак халык җыелган иде инде. Кемдер тырма, сәнәк тотып килгән, кемдер чиләк тоткан. Ләкин ут чорнаган мансардалы биек йортка берничә чиләк су нәрсә инде! Батыррак егетләр, башларына өс киемнәрен чорнап, ут эченә йөгереп кереп китәләр дә берәр кием-фәләнме, урындык-фәләнме күтәреп чыгалар.
Ана, кулларын канат сыман җәеп, шул якка атылды.
– Җибәрмим! Кая керәсең ут эченә! Янасың бит! – дип, ачыргаланып, берсенең юлына каршы төште, икенчесенең кулына ябышты.
Аны тыңладылар. Аны читкә этәрергә кыймадылар.
– Күршеләрнең өенә су сибегез! Җил алар ягына исә!
Чыннан да, көньяктан искән язгы җил төтен болытын күршеләр ягына куалый, ул, куркыныч бер аждаһа сыман, янәшәдәге йортка да үрелергә маташа иде.
– Әдипне күрмәдегезме?! – дип сорады Заһидә баягы егетләрдән.
– Малларны чыгарырга китте! – диделәр алар.
Заһидә инде абзарга таба йөгерде. Улы, куалап, күзе-башы акайган сыерны абзардан чыгарып маташа иде. Заһидә сыерны муенчагыннан тотып тарткач, малкай тыңлады, зур күзләрен акайтып, үрле-кырлы сикереп, ихатадан чабып чыгып ук китте.
– Килен кайда? Балалар? – дип куркынып сорады Заһидә.
– Гөлчәчәкләргә төшеп киттеләр.
– Әлхәмдүлилләһи шөкер! – дип, өстеннән тау төшкәндәй, җиңел сулады ана. – Аллаһыга шөкер, исән-сау икән барысы да! Тик син, улым, егетләрне искә ал, ут эченә кермәсеннәр!
– Документларны эләктереп чыга алдым! – диде Әдип, әнисенең күңелен тагын да күтәрергә теләгәндәй.
– Пожарныйларга шалтыраттыгызмы?
– Әйе. Алар килми бернәрсә дә эшләп булмый инде монда. Ишек ягыннан чыккан бит!
– Нәрсә булды соң? – диде ул, улының күзләренә карап.
– Мин өстә телевизор карап ята идем. Карале, мин әйтәм, күршеләр мунча яккан, төтене керә, димен. Нишләп атна уртасында якканнар икән, дип тә уйладым әле.
– Газың кабынып калган идеме әллә?
– Юк инде, әнкәй, син бөтенләй.
– Бәй, каян чыкты икән ул ут? – диде аларны тыңлап торган бер хатын, үтә дә кызыксынып.
– Йөрәгеннән! – диде дә Заһидә, тиз-тиз атлап, урам якка чыкты.
Анда янгын сүндерү машинасының килеп туктаганы күренде. Шөкер, күрше-күләнгә, абзар-курага, урамдагы киоскка үрли алмады ялкын, тиз сүндерделәр. Өй урынында бүрәнә өеме генә пыскып-төтәп калды...
***
Алар йортларын сатып алынган ихатага салганнар иде. Әлеге милектә бер иске генә, бәләкәй генә өй бар. Аны җәй көне файдаланалар, эссе челлә көннәрендә Гөлчәчәк, яңа өйгә пар чыкмасын өчен, шулпа-фәлән, кызыл эремчекне шунда кайната иде. Яшәр өчен бөтен кирәк-ярагы эчендә. Әдип бер-ике көн әнисендә кунды да мичен ягып, шул өйдә яши башлады. Балалар янгын чыккан көнне әниләре белән картәтиләренә куна киткән килеш шунда торып калдылар.
Әллә нишләп, өйләре янганга артык кайгырмады кебек ул. Шулай тиеш булгандыр, дип, үзен-үзе юатты. Бу бәла беренчесен – аварияне аз булса да оныттырып торырлык сәбәп булды бугай.
Гөлчәчәк кенә янгыннан соң дәваханәгә кереп ятты. Куллары калтырап, йөрәге дерелдәп тора башлаган хатынны берсүзсез алып калдылар. Әдип ике мәртәбә хәл белергә барды. Теге барганда да, монысында да Гөлчәчәк елады да елады, палатада кеше дә булгач, юньләп сөйләшә дә алмадылар. Ярый, кайткач, утырып бер аңлашырлар әле.
Авыл башында автобустан төшеп калган ир апрель аеның җепшек юлыннан үзләренә таба атлады. Әниләренә кереп тормады инде, күз салып кына үтте. Юлда очраганнар белән исәнләште, хәл-әхвәл сорашты. Кемнең кемлеге авыр чакта беленә, ди. Шунысы аптыратты: бу юлы авылдашлары аңа кырын карамый кебек тоелды. Кем белән генә сөйләшеп тормасын, барысы да диярлек, «Кайгырма, баш исән булса, дөнья малы табылыр», дигән мәгънәдәрәк сүзләр сөйләп, аңа килгән бәла ачысын аз булса да җиңеләйтергә тырыштылар. Кулыннан эш килердәйләре, өй күтәрсәң, өмә ит, килербез, ярдәмләшербез, диделәр. Өмәләр элегрәк була торган иде, онытылып та бара инде алар. Менә бит, кирәк чакта анысы да искә төшә.
Кичкелеккә аш куеп җибәрде, сыерны сауды. Шамил аның янына куна килгән иде, маладис, малларны караган, тавыкларга җим салган.
Өйдә җылы, тәмле исләр аңкытып, симез каз шулпасы кайный. Тик хатын-кыз булмагач, өйгә ямь кунмый. Их, тизрәк савыксын иде Гөлчәчәк!
Төнлә как сәкедә әйләнә-тулгана озак кына уйланып ятты Әдип. Алга таба кайда яшисен уйлады. Төрлечә план корып карады. Бәлки, хатыны төп нигезгә күчәргә риза булыр. Элек шулай бергә-бергә яшиләр иде бит әле. Әтисе дә исән, сыялар, бер тавыш-тын чыкмый иде. Аңынчы «МАЗ»ын сатып җибәрер. Яшәп торырга, балаларга кием-салым алырга акча кирәк бит. Апасы, адвокат яллыйбыз, диде, аңа да чыгымнар кирәк булачак.
Өе янган кешеләргә район хакимияте агачка рөхсәт бирә, ди. Ул агачны кисеп, каезлап сатарга, акчасына, страховка акчасын да кушып, әзер коры бура алып була бит. Бер җәйдә үзе дә эшләп чыга аны, иптәшкә берәр оста булса. Шамил дә кул астына керер, өйрәнчеккә яхшы булыр.
Әнә шулай үзенчә зур-зур хыяллар корып куйды ир. Аларны хатыны белән дә бүлешәсе иде. Ул нәрсә дияр? Әллә аның кирпечтән саласы килерме? Кирпечкә дә риза Әдип. Бер елны җәй буе район үзәгендә бер түрәгә йорт салдылар. Кирпеч-бетон эшен шунда өйрәнде. Аңа эшне өйрәтәсе юк, кемнеңдер эшләгәнен бер карап торса – җитә, тагын да остарак итеп эшләп куя ала, нинди эшкә дә кулы ята.
***
Гөлчәчәкне дәваханәдән алырга күршесенең машинасы белән бардылар. Элегрәк аңа акча биреп торгалаганы булды, башка үтенечләрен дә кире какмый иде, шуңадырмы, берсүзсез тыңлады. Бензин хакын да алмады хәтта.
Хатыны гына, иске «Лада»га утырырга кыенсындымы, тегесе ишетмәгәндә Әдипкә:
– Тагын да искерәген таба алмадыңмы? – дип пышылдады.
Ир бу төртмәле сүзләрне колагына да алмады, Гөлчәчәкнең савыгып чыгуы аның өчен зур шатлык иде. Төрттерә башлаган, димәк, чынлап та терелгән! Аның хәтта шул төртмә телен дә сагынды бит ул.
Унбиш-егерме минутта алар авылга кайтып та җитте. Күршесе аларның ихатасы турына килеп туктады. Әдип багажниктан тиз-тиз хатынының әйберләрен ташый башлады. Рәхмәт әйтеп, яңадан ихатага керсә, хатыны өй нигезенә карап катып калган. Ул үзе, әллә инде көненә әллә ничә үтеп-сүтеп йөргәнгәме, йорты януга күнгән иде. Хыял илендә өметләр белән яшәде бит бу көннәрдә. Ә Гөлчәчәк дәваханәдә онытылыбрак торган кайгыны менә тагын өр-яңадан кичерде. Ыржаеп, тешсез авыз сыман ачылган баз, язгы пычрак белән буталып беткән күмер-корымлы такта-бүрәнә кисәкләре... Бер читтә өелгән чүпрәк-чапрак, кап-кара тәлинкә-чынаяк, мис-табалар...
Өстәвенә, «Лимитед-Интернейшенл»... Күпме өмет баглаган компания җитәкчеләре көннәрнең берсендә суга төшкәндәй юк булдылар да куйдылар. Телефонны алмыйлар, Интернеттагы битләре ябылды! Дәваханәдән бер көнне сорап чыгып, офисларына барып килгән иде. Шундый авыр чакта счётына бонус-фәлән килеп төшмәсме дигән өмете бар иде. Тик ябык офис ишеге төбендә үзе кебек өч авыл хатыныннан башка кеше юк. Алар ул көнне дүртәүләп нәрсәдер көтеп утырды-утырды да таралыштылар. Икенче көнне барса, ул офис бүлмәсен бөтенләй башка оешма арендага алып эшли башлаган. Ә бит Гөлчәчәк бу «Лимитед-Интернейшенл»га, кредитка алып булса да, тагын йөз мең сум акча илтеп бирде! Исәпләве буенча, бурычы да, бурычы буенча процентлар да атна саен тамып торачак бонуслар хисабына бик тиз капланырга тиеш иде бит!
Ул тирә-ягына күз салды. Йа, Хода! Ни өчен?! Ни өчен ул шундый бәхетсез?! Ничә ел корган дөньяң күккә очсын әле! Менә бу чынаяк сервизын аларның туена Гөлчәчәкнең икетуган апасы бүләк иткән иде. Кунак килгәндә генә тота иде, матурлык өчен шкафка тезеп куйган иде. Әнә коймага аның яратып кигән кышкы пальтосы эленгән. Кыйммәтле якасы өтелгән, буй-буй сары эзләр калган. Ул аны, Уфага барып, көн буе эзләп сатып алды. Әдип җилләтергә дип элгәндер дә оныткандыр инде – язгы яңгырда шәбәреп беткән... Ә болар – балаларның уенчыклары. Аю малаеның ярты ягы корымнан кап-кара булган, уенчык кавырсын машина, эреп, йомгакка әверелгән.
Әрәм булган дөньясын җәлләпме, үзен кызгануданмы, күзеннән берәм-берәм яшь тамчылары тәгәрәргә тотынды. Шулчак ире аның аркасына орынды. Кочып юатмакчы булды. Хатын тупас-кискен итеп аның кулын этеп җибәрде. Менә ул гаепле! Ул! Артына ут капканны да сизмичә өске катта яткан! Ә Гөлчәчәк авыру килеш тә, хатын-кыз башы белән дә акча эшләргә тырышып йөргән булган иде. Шулай дип кредитка батты!
Эчендә пыскыган ачу күмерләренә җил өрдемени – бу уйлардан нәфрәт хисе тагын да яңарак көч белән яна башлады. Һәм ул соңгы берничә ел йөрткән икеләнүләренә, ниһаять, чишелеш тапты. Бер сүз дә әйтми борылды да капкага таба китте. Ире аның артыннан иярде. Ахмак кеше сыман елмаеп, кочагын җәеп сөйләнүен белде:
– Гөлчәчәк, әйдә, җәйге өй менә дигән яшәрлек.
Хатын дәшмәде. Ирнең кулыннан үзенең бәләкәй сумкасын йолкып дигәндәй тартып алды да, капканы ачып, урамга чыкты һәм, артына борылып та карамыйча, әниләренә юнәлде.
Әдипнең аның артыннан йөгерәсе, кайт, җаным, дип ялынасы килде. Тик баскан урыныннан кымшана да алмады.
Тикшерүчедә
Матур җәйләр коточкыч тизлектә азагына якынлаша. Ә Әдипнең эше һаман бер урында. Ул үзе күптән кул селтәде. «Апа, туйдым, минем алга таба йөрергә көчем дә, теләгем дә юк, ни булса, шул булыр», ди. Үзен ни көткәнен дә уйламый, башы-аягы белән эшкә чумды. Тракторы белән кешеләргә бакча сөрә, машина кредитын түли.
«Форд»ны төзәтерлек түгел иде инде, аны сүтеп, детальләрен Интернет аша сатты. Тик шунысы: гаилә белән төшкән теге фотоны күпме эзләмәсен, тапмады. Суга төшкәндәй юк булды ул. Гаражда берәр кая куйдым микән, дип, актарып чыкты – юк, табылмады. Әйтерсең, шул югалган фотосурәт белән бергә Әдипнең бәхетле көннәре дә югалды, тормышында бәхетнең үзе түгел, исе дә калмады...
Тикшерүче белән Әминә берүзе тарткалаша. Нотариустан ышаныч кәгазе имзалатып, энесе өчен үзе йөри, аның исеменнән ходатайстволар, жалобалар, гаризалар яза, экспертизаларга чаба. Әйе, чак кына әзерлегең булмаса, мондый юлларны таптый алмыйсың. Ул үзе, мәктәптә җәмгыять белеме фәнен укыткач, законнар белән яхшы таныш. Җинаять кодексын, кызыл ручка тотып, кирәкле урыннарның астына сыза-сыза, яңадан җентекләп укып чыкты.
Әти исән булса, ул да шулай итәр иде, дигән уй ныклык бирә аңа. Әтисе Әдип өчен җан ата иде бит. Ул – ике кыз арасында бердәнбер малай. Җитмәсә, төпчек! Энесен яклашу Әминәнең тормыш рәвешенә әйләнде дисәң дә була. Карчыга сыман бөтен игътибарын туплады, ана арыслан кебек, бөтен батырлыгын җыйды. Былтыр бөтен вакыты дәваханә юлын таптап үтсә, быел үзе турында уйлаганы да юк, быел тикшерү комитеты, прокуратура юлын таптый ул.
Аны инде хәзер прокуратурада таный ук башладылар. Районныкында гына түгел, Уфаныкында да. «Гаепләнүченең үз-үзен шулай яклавын тәү күрәбез», диделәр бер кабинетта. Андый ачыктан-ачык сөйләшүчеләр сирәк. Хокук сакчыларының күбесе – аз сүзле, һәр сүзне үлчәп, уйлап сөйли торган кешеләр. Хис-тойгыларын да белермен димә. Алар гүя кулга-кул тотынышып, боҗрага баскан. «Ал кирәк, гөл кирәк» уенындагы кебек. Син атылып йөгереп киләсең дә кысып җитәкләшкән кулларны өзмәкче буласың. Уен уйнаганда кулларны өзү берни дә түгел. Ә монда ул куллар корыч кебек! Боҗра-муенсаны өзәрлек түгел.
Менә бүген дә Булат Гайсин белән очрашу тәгаенләнгән. Әминә төгәл унда ишек шакыды:
– Мөмкинме?
– Мөмкин, – диде Гайсин, салкын гына.
Тавышыннан ук сизелә: кәефе юк. Яшь кенә булса да, артык җитди, артык җаваплы кеше бу Гайсин.
– Булат Кинҗәгулович, беләсездер, мин экспертиза нәтиҗәләре белән танышырга килдем.
Булат, шкафына борылып, кара тышлы калын папкадан өч битлек документны алды һәм сүзсез генә өстәлгә салды.
Әминә, ашыгып, кәгазьгә үрелде һәм башын укып та тормый, азаккы битен карады. Йөрәге «жу» итеп китте. Аңлавынча, нәтиҗә энесе файдасына түгел. Хәзер инде кәгазьне башыннан җентекләбрәк укырга тотынды.
Моны күреп, Булат, нервланыбрак:
– Кул куегыз да үз копиягез белән өйдә иркенләп танышырсыз, – диде. Ханым:
– Гафу итегез, мин тиз... – дип, ашыгып-ашыгып, экспертның нәрсә язганын белергә тырышты.
Тикшерүче, канәгатьсезлек күрсәтеп, өстәл өстендәге папкаларны ачып-япкалады.
– Без тагын экспертиза үткәрүне таләп итәбез, – диде Әминә, ашык-пошык кына документны укып чыгып. – Монда да «Форд» астындагы эзләр исәпкә алынмаган! Ә алар бит фотоларда бар, ярылып яталар! Ни өчен эксперт аларны күрми?!
Булат кашларын җыерды:
– Апа, былтыргы кар быел юк бит инде ул!!!
– Фотоларда бар! – Әминәнең битләре кызарып чыкты. – Шуны аңлагыз: мин энемнең гаепсез икәнен исбатламыйча торып, туктамаячакмын!
– Бу – сезнең хокукыгыз!
– Әйе! – диде ханым да, нык итеп. – Без ахыргача көрәшәчәкбез!
– Ә мин шуны аңламыйм: ни өчен тикшерү юлында сез йөрисез? Ә энегез? – Ул авылда. Малы бар, өе янды.
– Сез бит – акыллы ханым! Ә сез шуны уйламыйсызмы, – Булат, урыныннан торып, тәрәзә янына барып басты, – бу ситуация энегезгә юкка гына бирелмәгән. Урыслар әйтер иде: «Это – его крест», дип. Без әйтәбез, язмыш, дип. Сез, аның язмышына тыкшынып, аңа тәгаенләнгән йөкне аңардан күтәрттермәскә тырышасыз. Бәлки, сез бу рәвешле энегезгә зыян гына эшлисездер?
– Мине экспертиза нәтиҗәләре борчый! – дип, сүзне үз ягына бормакчы булды Әминә.
Әмма тикшерүче, карашы салкынаеп, тавышында корыч чыңнары чыңлатып, үз сүзен сөйләде:
– Бәлки, сез энегездән бигрәк, үзегез өчен тырышасыздыр, Әминә ханым? Сезнең иптәшегез, белүемчә, мәктәп директоры булырга омтыла икән. Ә монда, аның кадерле тормыш иптәшенең сөекле энесе өстеннән суд булырга тора! Әлбәттә инде, эшне ничек тә судка алып барып җиткермәскә кирәк! Үлгән кеше үлгән, яклашып, таләп итеп йөрергә көчле туганнары юк, әти-әниләре хәлсезләр, картлар! Шулаймы?
Әминә тынып калды.
Тикшерүченең сүзләрендә хаклык юк түгел иде. Тик ул хаклык Әминәнең үзенә башкачарак булып күренә.
– Әйе! – диде ул, әңгәмәдәшенең күзләренә туп-туры карап. – Мин эшнең судка барып җитүен теләмим. Әйе, минем ирем өчен карьера шактый мөһим. Тик сез шунысын исәпкә алмыйсыз: минем энемнең гаебе юк! Ни өчен ул булмаган гаепне үз өстенә алырга тиеш? Әйе, авариядә, кызганычка каршы, кешеләр һәлак булган! Бу – бик зур бәхетсезлек! Без өлешчә үзебезнең гаепне таныйбыз: әгәр ул көнне энем юлга чыкмаса, бәлки, бу хәл булмый калган булыр иде! Ләкин иртә белән җыенып юлга чыгып китү җинаятьме?
Дилбәр БУЛАТОВА
#укы

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3