” (Бакара сүрәсе 185 аят ).
Рамазан ае мәгъфират аедыр. Бу айда Аллаһ Тәгалә бөтен мәгъфират капкаларын ача. Рамазан ае мөселман халкы өчен рәхмәт аедыр. Чөнки бу айда Аллаһ Тәгалә мөэмин-мөселманнарга шул кадәр күп саваплар бирә икән, ул савапларның микъдарын, ни кадәр күп булуын Аллаһтан Үзеннән башка берсе дә белә алмый. Ай буе мөселман кешесе ураза тота, тәүбә-истигъфар кыла, начар гамәлдән тыела, шәйтанның вәсвәсәсеннән котыла, Аллаһның чын колы булып яши, рәсүлебезнең чын хакыйкый өммәт әгъзасы булып йөри. Бу айда Аллаһ йортларында тәравих намазлары укыла, мөселман калебләре Коръәннең нуры һәм бәрәкәте белән бөркенә. Алар Коръән һәм сөннәткә сарылып, хак юлын табып һидәят юлына басалар.
Рамазан ае шул кадәр гүзәл бер ай, аннан башка Коръәндә бер ай да үз исеме белән зикер ителмәгән. Рамазан дигән сүзе “кыздыра, көйдерә торган эсселек” дигән мәгънәне белдерә. Бу изге айның шулай итеп аталуның сәбәбе шул: Ай буе гыйбадәт кылып, судан, ашаудан тыелып йөргән кеше ахырда зур савапларга ирешә, саваплар күплегеннән, булган гөнаһлар янып, юк ителеп кала икән. Аның икенчесе аңлатмасы да бар: бу айда ураза тоту җәйге челлә вакытында әмер ителгән булган икән, шуңа бу айны “рамазан” ягъни “яндыручы эсселек” дип йөртә башлаганнар.
“Берегез айны күрсә уразаны тотсын.” Аллаһның шушы сүзе белән ураза фарыз кылынды.
Ни өчен Аллаһ Тәгалә нәкъ шушы айда уразаны тотарга кушкан икән? Белгәнебезчә Коръән ул Аллаһның газиз һәм шәрәфле иләһи сүз. Ул Коръәндә бөтен мәхлүкатны мәңгелек газаптан коткаручы хөкемнәр бар. Шул сүз җиргә иңгән заманы да шәрәфле булып китә. Коръән Кәрим нәкъ шушы айда иңә башлый, шуның сәбәпле рамазан изге айга әверелә һәм бу изгелеге белән башка айлардан аерылып тора.
Пәйгамбәребез (салләлаһу галәйһи вәссәлләм) әйтте: “Рамазан ае җиткәндә җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары ябыла, явыз шәйтаннар богаулана.” Бу бик бөек сүзләр, чыннан да рамазан аенда җирдән күккә мөселманнарның гыйбадәте күтәрелсә, күктән җиргә Аллаһның рәхмәтләре явып тора. “Ураза тотучылар өчен җәннәт капкалары ачыла, алар өчен җәннәт нигъмәтьләре әзерләнә”- дип хәбәр бирә безгә сөекле пәйгамбәребез. Хаттә шәйтаннар да богаулана. Чынлап та, без рамазан аенда шуны исбатлаучы бик күп галәмәтьләрне үз күзебез белән күзәтә алабыз. Күпме кардәшләребез бүтән вакытта гөнаһка батып йөрсәләр дә, каты бәгырьле булсалар да, рамазан аенда исә гөнаһлардан ераклашып калалар. Болар, рамазанда намазын да укыйлар, сәдакасын да бирәләр, ачларны тукландыралар, вәгазьләрне тыңлыйлар, тәсбих әйтәләр, Коръән уку кебек изге гамәл кылу белән мәшьгул булалар. Ай буена начарлык эшләүдән баш тарталар, һәм гомумән, бу айда начарлык эшләү әзәя. (Нәфыйков Динар)


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев