Сагынсаң да, кайтып булмый торган, Җаның тартылмаган яклар бар. Сәбәпләрен сөйләп, аңлатып та, Әйтеп булмый торган чаклар бар. Яратып да, күпме җан атып да, Ташлап ерак киткән ярлар бар. Язмыш аерганга күпме җирдә, Ялгыз парлы булган парлар бар. Җаннарыңа урын таба алмый, Аптыраган кайчак чаклар бар. Башларыңны алып качар өчен, Бу дөнья да була икән тар. Бу тормышта үзең генә белгән, Кеше ышанмаслык хәлләр бар. Үзеңнекен үзең бел дә, яшә, Һәр кешедә синдәй серләр бар. //Әлфия Юсупова
Напишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О группе
Безнең яңа төркемгә рәхим итегез! Матур шигырьләр, популяр һәм яңа җырлар, матур клиплар һәм видеолар - бары тик бездә генә!
Источник татарской музыки на все времена.
Добро пожаловать в наше сообщество.