Әмма арендалавым турында найм килешүе төземәдек. Фатир хуҗасы белән кара-каршы утырып, кулдан гади килешү генә төзедек тә, бер нөсхәсен мин алдым, икенче нөсхәсе анда калды. Бу фатирдан күченгәндә дә без килешүне өзүебезне язмача имзаламадык. Сүздән генә саубуллаштык та шуның белән шул. Ул миннән фатирны ничек бар шулай кабул итте, ризасызлыгы юк иде. Мин дә тыныч күңел белән чыгып киттем. Шуның белән башка күрешмәбез дә дип уйлаган идем, икенче көнне үк: “Унитазны ваткансың, түләргә туры килер, акча китер”, – дип шалтыратты. Коелып төштем. Мин ватмадым, нишләп түләргә тиеш икәнмен, дип аптырадым. Миңа нишләргә соң хәзер?
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/unitazny-vatkansyn-tularga-tury-kiler-akca-kiter


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев