Рамис Латыпов
5+
20 ел элек бу вазифага Марат Әхмәтов куелганда "Марат Әхмәтов министр итеп билгеләнде" дип язганны хәтерлим мин әле бүгенгедәй. Хәзер менә тагын шундый яңалык. 20 елдан соң. Ул вакытта да шулай иде. Дөрес яз иде. Җирнең күңелле чагы иде, астралар гөлләр кыраусыз, каеннар яшел иде. Без дә яшел идек. Әмма Марат Әхмәтов куелганчы: "Марат Готыч, сезне министр итеп куялар икән, дөресме ул?" - дип бер ай алдан шалтыратып сораганыем. Ул әйтә: "Сездән беренче тапкыр ишетәм!" Бер ун елдан соң мин аннан с
Спектакль уйландыра торган булса, шәп. Уйландыра торган булып, максатына ирешә икән, изумительно. Максатына ирешә алмый икән, сәхнәгә чыгып, артларыннан төртеп, булышасы килә башлый. Көлдерә торган булса да шәп. Көлдерә торган булып, көләрлек булса - изумительно. Көлдерер өчен дип уйланылып, көлдерә алмасалар, кызганыч. Беренче чиратта үзең түгел, сәхнәдәгеләр. Тырышалар бит көлдерергә, ә кеше көлми. Аяныч. Башкорт йәштәр театры ичмасам менә! Туйдагы кебек карап утырасың. Үлеш. Без бит инде иял
Ислам динен тотучылар көннән көн арта. Урамнарда озын күлмәкле, яулык бәйләгән кызларга мөнәсәбәт төрле. Тыйнак киенгән кызларны хуплаучылар да, "Гарәп модасына ияреп шулай киенәләр!", "Урам себереп йөриләр!", "Безнең әбиләр болай киенмәгән, чүлдәге модага ияреп төренеп йөриләр!" кебегрәк сүзләрне дә ишетергә туры килә. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/din/ber-m-s-l-g-ike-karash-gar-pch-moda-kitte-tatar-bil-re-bolay-kienm-g-n-khatyn-kyzny-sh-rigat-kushkan/
Агач утыртасың икән берәр кеше хөрмәтенә, ул агач та шул кешегә мәчәк охшый) бабай оныклары туган саен агач утырта торган булган #агач бүген әле урманчылар көне дә
00:56
“Татар кызын” карап кайттым. Карагач, тынычлап йокларга була икән дип уйладым. Матур кызларны карап утыргач, яшиселәр килә башлады. Дөнья матур, дөнья киң булып тоела. Күпме заманнар “бетә, тегесе юк, монысы кими, харап булабыз” дип яшәгәч, дөнья караңгы баз кеби тоела башлаган икән. Монда килеп, рәхәтләнеп татарча сөйләшә торган кызларны күргәч, юк, бетми дә, кимеми дә дигән фикер керә күңелгә. Әллә нишләтергә теләсәләр дә пычагым да булмый татарга!
Дөрес, кайткач яман булды инде. Минем дә шундый яшь чакларым булды микән... дип уйлыйсың... булмаган да кеби мондый чаклар... Кызларның һәр нәрсәдән көлеп кенә торган чагы, без шул чакта булдык микән ул, юк микән? Юктыр ла... Безгә эләкмәгәндер ул, түрәләр алып бетергәндер үзләренә... Яшь чак булмаган да кеби - выжт итеп узган да киткән. Гуя электричкага утыргансың да, карап кына барасың – унҗидең, унсигезең, унтугызың... Ә син тукталышларга төшеп тә тормагансың шунда. Шуларны уйлап, юрган чите
Без нәни чакта Татарстан каналы юньләп тотмый иде. Ә мари күрсәтә – урман аркылы гына бәрә. Шуңа да татар җырларына караганда мариныкылар күбрәк каралгандыр да. Шуңа да мин мари халкының 80-90 еллары йолдызы Татьяна Денисованы беләм. Җитмәсә, күрше кызы – Моркиныкы. 
Аның зерә шәп җырлары бар иде. Кошчык – “Изи кайык”, карама - “Ит ончал”, әмма иң зәһәре – “Танем, танем”. Телевизорларыннан шушы “клипны” әйләндерәләр иде инде сораулар буенча концертта. Бу җырын мин әллә никадәр кешегә тыңлатып караганым бар, кайберләрен “посадил” да әле. Илфак Шиһапов әле шул җырны татарчага тәрҗемә итеп берәр яңгыравык тавышлы җырчыдан җырлатырга кирәк дип тә йөргән иде... Мондый яңгыравык тавыш кемдә бар икән баш ваткан да идек))) Татьяна Денисованың җырлары популяр булуы
Татар көрәше бетте диләр. Беттеме? Калдымы? Кагыйдәләрне үзгәрттеләр - ошыймы яңа кагыйдәләр? Әнә Раилгә ошамый икән. Сезгә ничек? https://intertat.tatar/sport/chyn-tatar-k-r-she-bette-kh-zer-k-r-shne-yge-sezonyna-n-ti-yasyybyz/
Әнәктә каргага һәйкәл куйганнар. Арт объект! Карга боткасы хөрмәтенә! Яңарыш символы дип аңлаттылар. Әмма Әнәктәге кайбер кешеләргә ошамаган да, Актанышка күчергәннәр. Хәзер Актанышны матурлап торачак! матурмы? Авылыгызга куяр идегезме?
  • 11
  • 9
Милли фирка: парламентка сайланган татар депутатлары нинди эшләр башкарырга җыена? Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/seyeset/milli-firka-parlamentka-saylangan-tatar-deputatlary-nindi-eshl-r-bashkaryrga-yena/
Рамис Латыпов
6 Sept
2009 елда шушы чир белән авырый башлаганымны белдем. Ә ирем миннән дә иртәрәк йоктырган булып чыкты. Ул вакытта без әле егет белән кыз идек, 2010 елда өйләнештек. Миңа ул вакытта 25 яшь иде. Хыянәтен гафу иттем дә, кияүгә чыктым.Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/vichly-tormysh-diagnozym-turynda-ishetk-ch-charasyzlyktan-nishl-rg-belm-dem/
Әрем безнең иң нани чәчәкләрнең берсе. Ни җитте чәчәк түгел, Татарстанның гербында ул, әзрәк кенә ялганласаң. Ул бит кашкарыйлар семьялыгыннан, ә гербта кашкарый бар. Димәк, әремнең туганы дигән сүз. Дөрестән дә, матур бит аның чәчәге. Вак булуы белән генә күзгә чалынмыйдыр. Бу яклардагы иң әче үләндер инде ул. Шулай да исе дә, шул тәме дә мәңге истә кала торгандыр авылда яшәгән кешенең. Зыянсыз үзе. Кайвакыт сыер авызына эләксә генә, бетте инде - хуҗабикәнең сөтенең кирәген бирә. Песи дә әремл
Әти юл фаҗигасына эләкте, әни авырый башлады, Марат белән бер-беребезне аңламый башладык... Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/dil-nigm-tullina-keshene-b-khetle-yais-b-khetsez-buluy-kiya-d-buluynnan-tormyy/
Губернатор Калуги Артамонов утверждает, что празднование "Окончания стояние на Угре" - то бишь якобы "окончание ига" татар, стратегическая победа Ивана III над татарами Ахмат хана объединяет народы. Если так, то все исторические события надо отмечать с размахом - а потом придумаем, как здорово все это влияет на дружбу между народами (так говорил Черномырдин). Например, я предлагаю господину Артамонову ходатайствовать о включении побоища на реке Пьяне в календарь знаменательных дней. Благовидный
05:05
Пиана
4 336 views
Show more