Метрополитен.
Яңа дәүләт, закон кертә
Чәтрәннән метро сала.
Барча пенсионерны җыеп
Метро казырга ала.
Маршыруты Чәтрән-Казан
Ун елга расчёт бара.
Кемнәрнең теләге барлар
Гаризалар языгыз!
Авыл советына барып
Кулга кукумент алыгыз.
Чәтерәндә эшсезлек бетә
Метро эшенә алалар
Кырык биш кеше ел саен
Казанга метро салалар.
Чәтрәннән Казанга казып
Волчий аша кайталар.
Эх метро- эт орган
Галава белеп торган.
Чистайга казып җиткәчтен
Маршрутны Аксуга борган.
Хөкемәтнең карары катгый
Коммунистлар алдан бара
Аннары кем тели-теләми
Барсы да шобага сала.
Бу закон яңа дәүләтнең
Авыл халкына бара.
Метро казуда кем эшли
Квартирны шуннан ала.
Күрәсен анда хәл яхшы
Киткәннәр кире кайтмый.
Андагы