😉Бик тәмле өчпочмаклар рецепты 👌
✅Өчпочмак камырын болайрак ясыйбыз:
• ярты стакан җылымса су,
• ярты стакан җылымса сөт,
• 5 аш кашыгы эретелгән ак май (үсемлек мае да шәп булачак),
• якынча ярты бал кашыгы чәй содасы,
• чама белән тоз, он.
🥣 Барлык ингредиентларны кушып, йомшак кына камыр басабыз. Камырны, изеп бетергәч, өстен каплап, ярты сәгать чамасы ял иттерәбез.
🥩 Ул арада эчлек әзерлибез: ит, бәрәңге һәм суганны турыйбыз, тәменчә тоз, борыч кушабыз.
😋Ашларыгыз тәмле булсын! 😋