Эх,Пенсия
(Җыр)
Пенсия,эх, пенсия,
Айга бер генә килә.
Алганда күп күренсә дә,
Өч көннән җан сүрелә.
Кушымта:
Пенсияне өләшәләр
Айның унбишләрендә.
Сөенепләр көтеп ала
Минем дус–ишләремдә.
Их, алмагачлары
Сайрый сандугачлары,
Кәккүккә кушылып тургай
Гомер тели башлады.
2.Пенсия, эх, пенсия,
Бигрәк тә кечкенә.
Аптекада даруга да
Газга түләрлек кенә,
Кушымта:
3.Карале, әй, пенсия!
Диңгез күрәсе килә.
Юк, җибәрми пенсия,
Утың өчен, ди,түлә!
Кушымта:
Һади Мухитов
17 01 2025 ел.